Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең соңгы көне башланды

Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең соңгы – җиденче көне башланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, барлык участоклар да гадәти режимда эшли.Бу хакта ул Илкүләм тавыш бирүнең мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

“Татарстанда сайлау, тавыш бирүләр бәйрәм рухында уза. Тавыш бирүчеләрдә дә, күзәтүчеләрдә дә, оештыручыларда да көн дәвамында әнә шундый кәеф сакланыр дип өметләнәм, – диде Кондратьев. – Быелгы тавыш бирүне дулкынланып көттек. Ник дигәндә, мондый чараның күптән оештырылганы юк иде. Үзәк сайлау комиссиясендә 1993 елгы референдумны оештыруда катнашкан бер генә кеше дә юк. Икенчедән, әзерлек өчен вакыт аз булды. Өч айлык эшне өч атнада башкарып чыгарга туры килде. Эпидемиологик вәзгыять турында барыбыз да белә. Тавыш бирү генә түгел, Роспотребнадзор белән берлектә иминлек чараларын да кайгыртырга туры килде. Әйтик, 19 мең дезинфекцияләү чарасы уздырылды. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын авырудан иминиятләштердек. Бер кеше авырып китсә, бөтен комиссияне алмаштырырга туры килер иде. Шөкер, андый хәлләр булмады. Бу мәсьәләдә илдә башкаларга үрнәк булырлык, тарихка кереп калырлык дәрәҗәдә зур эш башкардык. Кешеләрне дә шуңа ышандыра алдык”.
Андрей Кондратьев фикеренчә, тавыш бирүчеләрнең активлыгы халыкның бердәмлеген күрсәтә. “Халык тавыш бирергә килмәс дип әйтүчеләр дә булды. Сер түгел, эпидемиологик вәзгыять барыбызны да арытты. Әмма безнең илдә халык авырлыклар чорында, киресенчә, берләшә генә. Икътисад кына түгел, иҗтимагый һәм сәяси тормыш та җанлана”, – диде ул.
Татарстанда барлыгы 2,9 миллион кеше тавыш бирү хокукына ия. Шулардан 2 056 727 беренче алты көндә тавыш биреп өлгергән. Бу барлык халыкның 69,85 проценты дигән сүз. Билгеле булганча, сайлау участокларыннан тыш, ачык һавада тавыш бирү мөмкинлеге дә оештырылды. Бүген бары участоклар гына эшли. Өйдә тавыш бирү өчен алдан гариза тапшырырга кирәк. Андый мөмкинлек бүген кичке сәгать 5кә кадәр гамәлдә.


Фикер өстәү