Марина Патяшина: «Коронавируслы госпитальләрдә дә тавыш бирү мөмкин»

Коронавируслы сырхауларны дәвалый торган госпитальләрдә дә тавыш бирү оештырылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерде.

— Коронавируслы авыруларны дәвалый торган госпитальләрдә дә гражданлык позициясен белдерергә теләгәннәр өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар. Госпитальгә махсус киемнән киләләр. Тавыш бирү барлык таләпләргә туры китереп оештырылаа, — диде ул.

Госпитальләрдә комиссия әгъзасы булып табиблар сайланган. Алар “кызыл зона”га кереп эшли. Күзәтүчеләр булып исә урта медицина персоналы сайланган. Аларга да “кызыл зона”га кереп эшләү мөмкинлеге тудырылган.
Марина Патяшина әйтүенчә, 1 июль көнне Татарстанда коронавирус йоктырган яңа 40 авыру ачыкланган.

Марина Патяшина үзе дә кичә кич тавыш бирүдә катнашкан. “Барлык таләпләрне дә үтәп тавыш бирдем”, — диде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, Роспотребнадзор белгечләре барлык участокларның да алты көн буена таләпләрне үтәп эшләвен контрольдә тоткан. Контактсыз температура үлчәү, антисептик белән кулны эшкәртү, һәр тавыш бирүчегә махсус саклану чараларыннан торган җыелма бирү, идәнгә махсус разметка ясау, социаль дистанция саклап урнаштырылган мебель, ишек тоткаларын, өстәл, өслекләрне дезинфекцияләп тору — тавыш бирүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен әлеге кагыйдәләр исәпкә алынган.


Фикер өстәү