Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев кайда тавыш бирәсен әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әлегә Конституциягә төзәтмәләр кертүгә бәйле гомумроссия тавыш бирүдә катнашмаган. Ул гражданлык бурычын көн дәвамында үтәргә ниятли. Бу хакта ул Илкүләм тавыш бирүнең мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

— Мин башкаланың 133 мәктәбендә — 146 номерлы тавыш бирү участогында тавыш бирәчәкмен. Гадәти участок, бик мөлаем комиссия әгъзалары анда, — диде Кондратьев.

Билгеле булганча, республикада 1 июльгә тавыш бирүдә 2 056 727 кеше катнашкан.


Фикер өстәү