Татарстанның Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе Алла Абросимова: “Яшьләр сәясәтенә бәйле төзәтмәләрнең Конституция нигезендә гарантияләнүе әһәмиятле”

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә яшьләр актив. Татарстан яшьләренең 60 проценты әлеге сәяси вакыйгада катнашкан, үз ихтыярын белдергән. Бу хакта Татарстанның Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе Алла Абросимова әйтте.

— Яшьләр мондый мөһим вакыйгалардан читтә кала дигән сүзләр дөрес түгел. Социаль челтәрләрне генә алыйк. Алар анда фикер алыша, тәнкыйтьли. Бу чарадан да читтә калмадылар. Яшьләрнең күпмесе төзәтмәләрне хуплаган, күпмесе юк икәнен сораштырмадык. 60 проценты тавыш бирүдә катнашырга әзер, — диде ул. Илнең Төп законына керәчәк һәм аның нигезендә гарантияләнәчәк яшьләр сәясәтенә бәйле төзәтмәләрне үзе өчен дә, яшь буын өчен дә әһәмиятле булуын белдерде Алла Абросимова.

Яшьләр хөкүмәте җитәкчесе сүзләренчә, ул әлегә үз тавышын бирмәгән, гомумроссия тавыш бирү көнен (1 июль) көткән.

Марина Патяшина: «Коронавируслы госпитальләрдә дә тавыш бирү мөмкин»


Фикер өстәү