Сез тавыш бирдегезме әле?

Бүген – Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне. “ВТ”хәбәрчесе бу эшнең ничек оештырылуы, халыкның сайлауга карата фикере белән кызыксынды. Ә сез тавыш бирергә өлгердегезме әле?

Фердинанд Хәйруллин, Балтач районынының “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе, “Ел җитәкчесе” бәйгесе җиңүчесе:
– Тавышымны бүген биреп кайттым. Халык сайлауга актив йөри. Алар бит үзгәрешләрне күреп тора. Төп Законга төзәтмәләр кертү халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Хәзер бит социаль программалар да күп. СССР таркалганда, боларның берсе дә юк иде. Әле менә җирлектә спорт мәйданчыклары, урамнарда юллар төзекләндерелә. Мәктәп-бакча төзергә җыеналар. Авылда уңай үзгәрешләр бихисап. Эшләгән кешегә эш һәрвакыт бар, ялкавына гына юк ул. Зарланып йөреп алга китеп булмый. Тавыш бирү участогында саклык чаралары күрелә. Битлек–пирчәткәсен, каләмен дә бушка бирәләр. Температурасын да үлчиләр. Бар да тәртиптә.

Энҗе Әхмәтҗанова, Зәй районының Имәнлебаш авылы клубы мөдире:
– Сайлауга 25 июньнән бирле йөриләр инде. Авыл кешеләре бик актив. Бүген исә 88 яшьлек Кәрим абый Исмәгыйлев, беренчеләрдән килеп, тавыш бирде. Бездә сайлау турында бер начар сүз әйтүче дә юк. Начар яшәмибез бит. Нәрсә язган, шул була, дип әйтүчеләр дә бар. Күбесе илләр тыныч булсын дигән теләкләрен җиткерәләр. Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр турында да кызыксыналар. Яшьләр, бигрәк тә балалаларга кагылган социаль өлешләре шәп икән, диләр.

Салават Фәтхетдинов: «Россия күпмилләтле булуы белән көчле»


Данир Сабиров, Татарстанның атказанган артисты:

– Мин сайлауларга йөрмим. Анда бер тапкыр гына барганым бар. Сәясәткә кысылмыйм. Илләр тыныч, күкләр аяз булсын дип телим. Булганына шөкер итәм. Безнең – үз Конституциябез. Менә өйдә үзгәрешләр кертеп ятабыз әле. Нинди дисезме?Гомерлек ир булырга!

Илшат Шәйдуллин, Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбе директоры:
– Мин бүген тавыш бирдем. Сайлау участогында эшлим. Төп Законга тәкъдим ителгән төзәтмәләрне бик дөрес дип саныйм. Бу үзгәрешләр киләчәкне яхшы итүгә юнәлдерелгән. Ел саен, көн саен алга илтә торган уңай переспективаларны күрәм. Халык тавыш бирергә теләп килә. Конституциягә кертелә торган нормалар белән кызыксыналар. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында, нәрсәгә инде бу, диючеләр дә очрый. Әмма яшьләр бары яхшыга гына өметләнә. Төзәтмәләр халык һәм яшьләр мәнфәгатьләрен яклар дип ышанам.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү