Тавыш бирергә килә алмаганнарның өйләренә баралар

Казандагы Вахитов районының 42 нче сайлау участогында иртәнге 11гә 70кә якын кеше участокка килеп тавыш бирергә өлгергән иде. Килә алмаучыларның өйләренә баралар.

Аның өчен кеше алдан ук гариза тапшыра. Комиссия әгьзалары шалтыратып вакытны билгели. Йөри алмаучы өлкәннәр, физик мөмкинлеге чикле кешеләр хакында социаль яклау бүлекләре аерым исемлек биргән. Участок комиссиясе рәисе Алексей Лустин әйтүенчә, өч хезмәткәр хәзер дә өйләргә чыгып киткән. Аларны полиция хезмәткәре озатып йөри. «Быел өйдә тавыш бирүчеләр күп. Халык үзизоляцияне саклый. Бу исә аларның хокукы» — ди Алексей Лустин.

42нче сайлау участогы К. Маркс урамындагы 10 йортта элеккеге КАИ бинасында уза. Сайлау икенче катта үткәрелә. Ишектән керүгә температураны үлчиләр, кирәксә, битлек һәм перчатка бирәләр. Участокка керү һәм чыгу урыннары аерым билгеләнгән.

 

Фәния АРСЛАНОВА 


Фикер өстәү