42 нче участокта Казан «Зенит» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно да тавыш бирде

Аның фикеренчә, балаларының, оныкларының киләчәге өчен борчылган бер кеше дә тавыш бирүдән читтә калырга тиеш түгел.

«Ике балам, ике оныгым бар. Мин аларның киләчәгенә битараф түгел, — ди ул. — Нинди илдә, ничек яшәрләр — барысы да кызыксындыра». Баш тренер Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр белән танышып чыккан. «Төзәтмәләрнең һәркайсы илне алга җибәрүгә, социаль яктан тәэмин итүгә, бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән», — дип ассызыклады Владимир Алекно. Команда әгьзалары белән дә сөйләшү булган. «Бернинди мәҗбүр итү юк. Тавыш бирү- бирмәү, ничек тавыш бирү һәркемнең үз ихтыярында», — диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү