Сәрия Сабурская: «Кешеләр тавыш бирүнең 7 көн дәвамында баруына канәгать»

Журналистларга хастаханә, СИЗО, төрмәләрдәге тавыш бирү эше ничек оештырылганлыгы турында Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, барлык ябык типка кергән учреждениеләрдә (хастаханә, төрмә, СИЗО) дә тавыш бирү мөмкинлеге булган. 1,8 мең сак астында торучы һәм 200 хезмәткәр гражданлык бурычын үтәгән. Республиканың психиатрия клиникасында 350 кеше тавыш бирү хокукына ия. Татарстанда 11 меңнән артык хөкем ителүче бар. Әмма аларның тавыш бирергә хокукы юк дип искәртә Сабурская.

Аның сүзләренчә, кешеләр тавыш бирүнең 7 көн дәвамында баруына канәгать. Әмма участокларда эшләүчеләргә кыенрак: күзәтүчеләр иртәнге 8дән кичке 8гәчә урыннарда булырга тиеш. “Бу алар өчен зур йөк. Аларның эшенә сокланмыйча булмый, аларга рәхмәт әйтәсе килә”, — диде ул. Автобус, ишегалларында тавыш бирүне дә күпләр хуплаган.

Татарстанда 208 участокта тавыш бирү өчен икенче кат кулланыла икән. Андыйлары мөмкинлеге чикле кешеләргә берникадәр авырлык тудырырга да мөмкин. “92 процент тавыш бирү участогы беренче катта урнашкан”, — дип искәртте Сария Сабурская.

Кайда һәм ничек сайларга була – әнә шушы сорауларны бирүчеләр күп булган. Сәрия Сабурская сүзләренчә, күбрәк мәгълүмати яктан консультацияләр бирергә туры килгән.

Сәрия Сабурская үзе дә, гаиләсе дә, тавыш бирүнең икенче көнендә үк, гражданлык бурычын үтәргә өлгергән.


Фикер өстәү