Андрей Кондратьев: “Республика халкының 71, 58 проценты гражданлык бурычын үтәде”

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондартьев Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Аның әйтүенчә, тавыш бирү процессы актив бара.

Ул хәбәр иткәнчә, сәгать 10га республика халкының 71, 58 проценты гражданлык бурычын үтәгән. Бу – 2 млн 107 мең 684 кеше дигән сүз. “Минемчә, әлегә тавыш бирүгә йогынты ясый алырлык дәгъва һәм зарланулар юк”, – диде Андрей Кондратьев. Кагыйдә буларак, тавыш бирү участогына аның тән температурасын үлчәп керттеләр.

Тавыш бирү участогында барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлгән. Кондратьев билгеләп үткәнчә, Сәламәтлек саклау, МВД, Роспотребнадзор тармагы вәкилләре участоклардагы тәртипне тәэмин итеп тора.


Фикер өстәү