Тавыш бирүдә иң актив төбәкләр билгеле булды

Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүчеләрнең 74,18 проценты – “Әйе”, 24,69 проценты “Юк” дип җавап биргән. Әлегә протоколларның 1 проценты эшкәртелгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, тавыш бирергә килүче россиялеләр 60 процентны тәшкил итә. Иң актив төбәкләр – Чечня (88,71%), Тува (88,25%), Кемеров өлкәсе (84,82%) һәм Башкортостан (82,26%). Ә менә аутсайдерлар — Мурманск өлкәсе (36,18%) һәм Карелия (37,08%).
Исегезгә төшерәбез, сәгать 12.00гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан халкының 74 проценты гражданлык бурычын үтәде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү