Тавыш бирү участокларында Иҗтимагый палатадан 16 мең 543 күзәтүче эшли

“Күзәтүчеләр тарафыннан мондый кызыксыну булганы юк иде әле”. Бу хакта журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек күзәтүе турында сөйләгәндә хәбәр итте.

Тавыш бирү участокларында Иҗтимагый палатадан 16 мең 543 күзәтүче эшли.

Алар 25 июньнән башлап тавыш бирүнең барык этапларында да катнашкан. Аеруча күзәтүчеләр бүген тырышып эшли: бер участокта 6-7 кеше тәртип саклый. Башка көннәрдә 2-3 кеше эшләгән.
– Без беренче тапкыр күзәтүчеләр тарафыннан мондый зур кызыксыну күрәбез. Соңгы сайлауларда, мәсәлән, Россия Президентын сайлаганда 3 мең кеше эшләгән иде, – диде Зилә Вәлиева. – Минем өчен шулкадәр кешенең катнашырга теләве, вазгыятьне аңлап һәм зур җаваплылык белән кабул итүе турында сөйли. Бу мине аеруча сөендерә. Фикерләр күп һәм аларның төрле булуы турында сез миннән дә күбрәк беләсез. Һәм кешеләр үзләре катнашып, шәхси фикерләрен булдырасылары килә.
Зилә Вәлиева шәхси теләк белдерүчеләрдән Мәскәүдә укучы Алабуга студенты турында әйтеп узды. Ул башкаладагы бер участокта эшләргә теләк белдергән.
Без бер генә кешене дә кире какмадык. Теләге булганнар барысы да катнашты, – диде Иҗтимагый палата рәисе.
Аның фикеренчә, быел беренче урында санитар нормаларны саклау тора. Әлегә кадәр бу мәсьәлә буенча бер генә кисәтү дә булмаган.
– Алдагы сайлаулардагы тәҗрибә күрсәтүенчә, күзәтүчеләрнең чыннан да яхшы эшләвен билгеләп узарга кирәк. Төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда, аларның ярдәме аеруча зур булды, – диде Зилә Вәлиева.
Күзәтүчеләр арасында яшьләрнең аеруча күп булуын әйтте. Күзәтүчеләрнең барысы да алдан тавыш биргән.
Журналистлар республика халкының актив тавыш бирүе нәрсәгә бәйле булуы белән кызыксынды.
– Бездә, гадәттә, халык сайлауларда һәм тавыш бирүдә актив катнаша. Алар уңай үзгәрешләрне күрә бит. Гаиләләргә, балаларга һәрдаим төрле түләүләр түләнә. Бу да үз өлешен керткәндер, – диде Зилә Вәлиева.


Фикер өстәү