Татарстанда бер хатын-кыз тавыш биргән дә бәби тапкан

Әлки районынның Татар Борнае авылында яшәүче Алия Каримова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән, ә соңыннан әни булган. Ул малай тапкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Алия Каримова алдан тавыш биргән, чөнки аның бала табу көне якынлашкан булган. 29 июньнең иртәсендә Алия 3116 грамм авырлыктагы сау-сәламәт малай тапкан. Балага Кәрим исемен кушканнар. Ул Каримовлар гаиләсендә өченче бала.


Фикер өстәү