Антон Лукаш: “Фейк” хәбәрләр гадиләшкән һәм дорфаланган»

Социологик фәннәр кандидаты, “Чиста сайлаулар өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, соңгы вакытта ялган хәбәрләр гадиләшкән һәм дорфаланган.

Бу хакта ул матбугат үзәгендә эшләүче журналистлар белән видеоэлемтә аша аралашкан вакытта хәбәр итте.
“Чиста сайлаулар өчен” корпусы башкарма комитеты 2000 мөрәҗәгать кабул иткән. 55 хәбәр басылып чыккан. Татарстаннан унбер мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуның берсе – дәлилләнгән. Калганнары дөреслеккә туры килмәгән.
Антон Лукаш фикеренчә, гадәттә, ялган таратучылар сайлау көне ахырына аеруча активлаша. Гомумән алганда, алдагы сайлаулар белән чагыштырганда, “фейк” хәбәрләр примитиврак, дорфарак була башлаган. Ялган хәбәрләр арасында ике тапкыр тавыш бирергә тырышу, дөреслеккә туры килмәгән фотолар тарату очраклары еш очрый икән.

– Миңа калса, “фейк” таратучылар алга таба камилләшәчәк. Ләкин әлегә мин аларның югалып калуын тоям, – ди Антон Лукаш. – Тавыш бирүнең соңгы минутларында алар: “Битлек, перчатка бирмәделәр”, – дип төчкерә, ютәлли башларга мөмкиннәр.
Ул җәмәгатьчелек күзәтүенең эшчәнлегенә дә бәя бирде.

– Барысы да идеаль була алмый. Шулай да, минем күрүемчә, күзәтүчеләр яхшы эшли. Аларга да җиңел түгел. Битлек, перчатка киеп эшләү тагын да авыррак. Башкача да була алмый, чөнки авыру якында гына йөри. Бу турыда онытмыйк, – диде ул.


Фикер өстәү