Евгений Солтанов: “Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр ашыгыч рәвештә кабул ителгән карар түгел”

КФУның юридик факультетындагы конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем составындагы эше турында сөйләде.

Иң элек Евгений Солтанов республикада тавыш бирүне оештыру дәрәҗәсеннән канәгать калуын әйтте.

– Мин беренче тапкыр мондый яхшы оештыруны күрәм, дисәм, бәлки, кайберәүләр ышанмас та. Ләкин чыннан да тавыш бирү ачык, анык, аңлаешлы һәм уңайлы итеп оештырылган. Теләге булганнарга, өйдә һәм ишегалларында гына да тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды, – диде ул.

Аның фикеренчә, Конституциягә кертеләсе төзәтмәләрнең асылын аңлап бетермәүчеләр дә бар.

– Читтән караганда төзәтмәләр ашыгыч рәвештә хәл ителгән кебек тоела. Ләкин алар ныклап уйланылган. 2015 елда безне, 30лап юристны, Владимир Путин җыйган иде. Ул вакытта Конституциядәге проблемалар турында фикер алыштык. Без аны алыштырырга кирәклеген әйттек. Шул чагында ук ул Конституцияне тулысынча үзгәртергә кирәкмәгәнлеген, ә төзәтмәләр генә кертергә кирәклеген әйтте. Бу турыда уйлавын да әйткән иде. Безнең дә фикерне сорады, – диде Евгений Солтанов.

Юрист фикеренчә, төзәтмәләр кертеләчәк яңа Конституция – алга ыргылу.

— Мин кеше буларак та, профессионал буларак та әлеге төзәтмәләргә ике куллап риза, – ди ул.
Евгений Солтанов әйтүенчә, эшче төркемгә 1 мең төзәтмә кергән. Аларны өйрәнгәндә дә, профессионал буларак кына түгел, җәмгыятьнең бер вәкиле буларак караган.

– Безнең максат төзәтмәләрнең юридик ягын өйрәнүдән бигрәк, әлеге төзәтмәләрнең җәмәгатьчелеккә ни дәрәҗәдә кирәк булуын аңлау иде, – диде ул.


Фикер өстәү