Сораштыру нәтиҗәләре халыкның социаль эчтәлекле үзгәрешләрне хуплавын күрсәткән

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин журналистларны социологик тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Тикшерү нәтиҗәләре күпчелек халыкның тавыш бирү көненнән хәбәрдар булуын күрсәткән. Пандемия булу сәбәпле, кабул ителгән саклану чараларын да россиялеләр тыныч кабул иткән. Халыкның 78 проценты аларның җитәрлек булуын әйткән. Кайберәүләр өчен болар гына аз булып тоелган. Мондыйлар 7 процентны тәшкил иткән.

Төзәтмәләргә килгәндә, халык аеруча социаль эчтәлекле үзгәрешләрне хуплаган. Бигрәк тә медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле үзгәрешләр күңелләренә хуш килгән. Аны хуплаучыларның саны 95 процентны тәшкил иткән. Шулай ук балалар, пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр дә халыкны битараф калдыра алмаган. Болардан тыш, кешеләрдә инфраструктура, экология белән бәйле төзәтмәләр дә кызыксыну уяткан. Сораштыруда катнашучылар идеологик характердагы үзгәрешләрне дә әһәмиятле дип тапканнар.
– Сораштыру нәтиҗәләре һәр төзәтмәнең дә әһәмиятле булуын күрсәтте, – диде Кирилл Родин.


Фикер өстәү