Александр Малькевич: “Татарстан электрон формада сайлауга әзер”

Гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча Россия Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич Татарстанда тавыш бирүне оештыруны югары бәяләде. Ул үзе дә Казанда сайлау участогында алдан тавыш биргән иде.

– Республикадагы хезмәттәшләремнең профессионаллыгыннан, позитивлыгыннан бик канәгать калдым. Сездә ялган хәбәрләргә каршы да актив көрәш алып барыла. Сер түгел, һәр яктан “фейк” мәгълүмат агыла. Араларында милли характердагылары да бар. Аларны халыкка оператив, оста итеп аңлатып, дөрес мәгълүматны җиткереп баралар, – диде ул.
Аның фикеренчә, Татарстан электрон рәвештә сайлауга да әзер. Шуңа күрә ул киләсе сайлауларда моны кулланырга өндиячәген әйтте.


Фикер өстәү