Андрей Кондратьев: “Сайлау системасының мондый сынау узганы юк иде”

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә кичке сәгать 6га Татарстанда яшәүче 2 301 544 кеше катнашкан. Бу – тавыш бирү хокукы булган барлык халыкның 78,1 проценты дигән сүз. Бу хакта илкүләм тавыш бирүнең Татарстандагы мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җиткерде.

Татарстанда сайлау участоклары кичке сәгать 8дә ябылды. Хәзер санау дәвам итә. Нәтиҗәләр иртәгә билгеле булыр дип көтелә. “7 көнлек марафон тәмам. Бер сайлау системасының да мондый сынау узганы юк иде. Зур эш башкарырга туры килде. Әйтик, бер атна эчендә район һәм шәһәрләргә 12 мең шәхси саклану чарасы озатылды. Участокларда 22 мең мәртәбә дезинфекцияләү һәм эшкәртү эшләре оештырылды. Сайлау участокларында эшләгән кешеләргә рәхмәт. Район башлыкларына, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләренә, әлбәттә инде, Роспотребнадзор вәкилләренә рәхмәт, – диде Кондратьев. – Көн саен әзерләнсәк тә, тавыш бирергә баргач хәтта үзем дә дулкынландым. Тавыш бирү тыныч, имин һәм легитим шартларда узды. Бүгенгә кадәр 13 дәгъва белдерү очрагы теркәлгән иде. Бүген тагын 5 өстәлде. Аларның барысы да тикшереләчәк”.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү