Конституциягә төзәтмәләр буенча бюллетеньнарның биш проценты эшкәртелгән

Сәгать кичке 20.00 гә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирелгән бюллетеньнарның биш проценты эшкәртелгән. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков искәртте дип яза Татар-информ.

Эшкәртелгән бюллетеньнар буенча, 69,76 процент кеше төзәтмәләр яклы, 29, 23 процент кеше төзәтмәләргә каршы тавыш биргән.

Андрей Большаков Exit-pool мәгълүматларын да җиткерде. Болар рәсми саннар түгел, ә тикшеренүләр буенча якынча нәтиҗәләр булуын искәртте. Exit-pool белешмәләре буенча, халыкның 76 проценты Конституциягә төзәтмәләр яклы, 23,6 проценты аларга каршы тавыш биргән.

КФУ галиме Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге өйдә тавыш бирүне исәпкә алмаганын искәртте. «Без беләбез, бу юлы өйдә тавыш бирү актив булды. Тулаем алганда, бу нәтиҗәләрне үзгәртер дип уйламыйм, ләкин ул саннарны да кушсак, төзәтмәләр яклы тавыш бирүчеләр артачак», — диде.

Андрей Большаков бу юлы сайлау гадәти булмаган тавыш бирү булуын искәртте. «Ул атна дәвамында барды. 25 июньдә башланды. Әле ил тарихында мондый хәл булганы юк иде», — диде.


Фикер өстәү