Смартфон суга төшсә, нишләргә? Аны «коткару»ның иң нәтиҗәле ЫСУЛЫ

Телефон дә үзебезгә ошаган: җәйге эссе көннәрдә су “коенырга” гына тора. Бакчада эшләгәндә кесәдән сулы мичкәгә шуып төшү, су буенда ял иткәндә суга “чуму” дисеңме… Аппаратны су зыяныннан коткарып калу өчен безнең киңәшләрне тотсагыз, һич үкенмәссез. Әмма барысын да бик тиз генә эшләргә кирәк. Шулай икән, сервис үзәгенә барып, байтак кына акча түгеп кайтудан котылып калачаксыз!

1 адым. Телефонны сүндерегез.

2 адым. Корпусын корытып сөртегез. Моның өчен бары тик коры салфетка яки сөлгедән генә файдаланыгыз. Әмма фен кулланырга ярамый! Юкса  телефонны бөтенләй яраксызга чыгарырга мөмкинсез.

3 адым. Батареясен алып куегыз.

4 адым. Сим-картасын алып куегыз. Шул рәвешле һич югы телефон китабын саклап калачаксыз.

5 адым.  Телефонның эчен салфетка ярдәмендә саклык белән генә корытып сөртегез.

6 адым. Әйе, нәкъ менә гап-гади салфетка суга төшкән телефонның чын мәгънәсендә коткаручысына әйләнергә мөмкин. Шуннан батареясе һәм сим-картасы алынган смартфонны дөге тутырылган капчыкка салып (дөге эченә үк тыгарга), авызын бәйләп куегыз (каптырмалы целлофан пакет булса – тагын да әйбәтрәк). 24 сәгать буе шунда тотыгыз. Шушы вакыт эчендә дөге телефонга кергән суны тулысынча үзенә сеңдерәчәк.

Фото: mdex-nn.ru


Фикер өстәү