Фәрит Мөхәммәтшин: «Битараф булмаганнар күп иде»

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча илкүләм тавыш бирү төгәлләнде. Беренчел нәтиҗәләр дә билгеле.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул уңайдан журналистлар белән очрашты. Билгеле булганча, Парламент башлыгы илнең Төп законына кертеләсе төзәтмәләргә бәйле фикер алышуда, эшче төркемдә катнашты. Конституцияне үзгәртү кем өчендер кирәк иде дигән скептик фикергә карата Фәрит Мөхәммәтшинның үз җавабы.

— Төзәтмәләр – кешеләр, халык өчен. Күп кенә үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртып кертелә. Конституцияне кем өчендер үзгәртергә теләү дигән сүзләргә карата күпме каршы дәлил китереп була. Мәсәлән, хезмәт хакының МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) күләменнән аз булырга тиеш түгеллеген хәзер Төп закон гарантияли. Медицина, фән, социаль яклау өлкәләре, мәдәният, телне саклауга бәйле төзәтмәләр бар. Президент үз вәкаләтләре белән дә бүлеште. Болар барысы да халыкта кызыксыну уятты, чөнки боларның һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылышы бар, — диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирүгә килгәннәрнең, битараф булмаучыларның күп булуын ассызыклады. “Вакыт ягына килгәндә, төзәтмәләрне өйрәнү өчен ул җитәрлек булды. Битараф булмаган кешеләр күп иде. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткеченең зур булуы гаҗәпләндерми дә, бу саннар кешеләрнең кызыксынуын аңлата”, — диде ул. Парламент башлыгы республика халкына ихтыярын белдерергә килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү