Быел Сабан туе кысаларында #милликием бәйгесе үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге бәйге милли кием хәтер булып калмасын, үзебезнең асылыбызны ача торган киемнәр модага әйләнсен өчен оештырыла. Анда ничек катнашырга соң?
Катнашу кагыйдәләре бик гади: Инстаграм челтәреннән, @tatarcongress, @mincult_rt, @forumtatar аккаунтларына язылырга һәм #милликием хештегы белән заманча милли образда фото чыгарырга һәм үзегезнең милли кием яки орнамент белән бәйле хатирә, гаилә истәлекләре турында язып чыгарга кирәк. Бәйге 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләргә чүәк, букча, калфак, изү, яулык кебек бүләкләр тапшырылачак. Әлеге бәйге турында турылак @tatfolk сайтында язылган.
Быелгы Сабан туена багышланган флешмоблар 2 июльдән старт ала. Анда катнашырга теләүчеләр постларын, темасына карап, #Сабантуй 2020, # АтЧабышы, #Уеннар, #Йолалар, #Тарих хештегы белән урнаштыра ала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat