Татарстанда тавыш бирүдә иң актив булган районнар билгеле

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләрне сайлаучыларның 82,81% ы хуплады, 16,61% каршы тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Тавыш бирүдә 1,94 миллионнан артык татарстанлы төзәтмәләрне хуплап катнашкан (82,81%). «Юк» дип 389 меңнән артык кеше тавыш биргән. «Татарстанда тавыш бирү актив барды», — диде Кондратьев.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Актаныш, Апас, Кайбыч районнары иң актив җирлекләр булып санала.


Фикер өстәү