Путин Казанга «Хезмәт даны шәһәре» исемен бирүне хуплады

«Победа» оештыру комитеты Казан һәм илнең тагын 19 шәһәренә «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Россия Президенты Владимир Путин моны хуплады.

Казан белән беррәттән әлеге мактаулы исемне хәзер Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Уфа, Томск, Ульяновск, Иваново, Новокузнецк, Иркутск һәм Боровичи йөртәчәк. Татарстан башкаласы өчен 2,4 млн кеше тавыш биргән.

– Берьюлы 20 шәһәргә әлеге исемне бирүгә бернинди дә каршылык күрмим. Дәлилләр ачык һәм федераль закон тәртибенә, критерийларга туры килә. Әлеге шәһәрләр хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәне өчен орденнарга һәм Дәүләт оборона комитетының Кызыл байрагына лаек булды. Халыкның хезмәт һәм шәхси каһарманлыгы документаль яктан расланган, – диде Владимир Путин.

Казанның әлеге исемгә лаек икәнен саннар да сөйли. Сугыш чорында ул иң мөһим тыл үзәкләренең берсе, фән һәм сәнәгатьнең бердәм эшләгән үзәге була. Моның ачык мисалы – шул елларда дөньяда тиңе булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару. Биредә 139 сәнәгать оешмасы үзгәртеп корыла, төрле төбәкләрдән 70тән артык оешма эвакуацияләнә. Казанда 600дән артык төрле корал җитештерелә, патроннар ясау эше алып барыла. Һәр алтынчы хәрби очкыч Казанның авиация заводларында чыгарыла. Сугыш елларында Казанда 822 мең шинель, 6 млн пар киез итек, 5 млн пар армия өчен итек җитештерелгән.
Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 июльдә шушы вакыйга хөрмәтенә бәйрәм салюты аттырачаклар.

 


Фикер өстәү