«Ватаным Татарстан» язылучылары арасында уздырган бәйгенең җиңүчесе билгеле! Суыткыч кемгә булды?

2020 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында «Елмай» сөт комбинаты белән берлектә ике камералы суыткыч уйнатабыз дигән идек. Вәгъдә – иман! Суыткыч хуҗасы – Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан Саймә Харисова. Җиңүчене без жирәбә салу юлы белән ачыкладык. Саймә апага – 80 яшь, ул 43 ел колхоз бухгалтериясендә эшләгән, безнең даими укучыбыз икән. Аның белән элемтәгә чыгып, шатлыклы хәбәрне җиткердек инде.

Сүз уңаеннан, «Бу – минем туган авыл!» бәйгесе дәвам итә. Төп җиңүчеләрне 50 мең сумлык 5 премия көтә.

 

Хәерле көн, кадерле укучыларыбыз!

Сез безгә чыннан да бик Кадерле (гомумән, бу сүзнең чын асылы, тирән мәгънәсенә соңгы айларда без барыбыз да ныграк төшендек кебек)! Һәр туган көннең «хәерле» булуын да тормыш бик усал итеп аңлатты. Дуслар белән очрашып сөйләшү дә, эшкә йөрү дә, якыннарың авырмау да – зур бәхет бүген. Без дә, соңгы берничә айда шактый кыен шартларда эшләүгә карамастан, сезнең көнегезне яктырак, бай эчтәлеклерәк итәргә тырыштык.

Өмет! Менә шул хисне сүндермисе иде дидек.

Ышаныч! Сезнең ышанычны югалтмыйсы иде дип уйладык.

Терәк! Сезнең кыен сорауларыгыз, чишелмәгән мәсьәләләрегез булганда, терәк буласы иде дип тырыштык.

Сез безгә ышанасыз кебек. Бүгенге вазгыятьтә дә укучыларыбызны югалтмау, 2020 елның икенче яртыеллыгына бергә керү шул хакта сөйлидер. Газета язмаларына карата әйткән сүзләрегез, авылларга, очрашуларга чыккач җиткергән фикерләрегезне без  редакция планеркаларында да, бүлмәдән бүлмәгә йөреп тә уртаклашабыз. Сезнең сүз безнең өчен бик мөһим!

Без алга таба да Сезнең өчен эшләячәкбез. Сәламәт булыйк, кадерле укучыларыбыз! Көннәрегез имин булсын!

Яратып, баш мөхәррир Гөлнара Сабирова

 


Фикер өстәү