Мамадышлылылар кышкы олимпия уеннарына әзерләнә

Шәһәребездә Беренче каналның төшерү төркеме булып китте. Телеканал хәбәрчеләре җирле спортчыларның алдагы Бөтендөнья кышкы махсус олимпиадага ничек әзерләнүләре турында репортаж әзерләде.

2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы Махсус олимпия уеннарын кабул итәчәк. Аларда төрле илләрдән 2 мең спортчының катнашуы көтелә. Ярышлар акыл үсешендә тайпылышлары булган спортчылар арасында уздырыла. Анда Мамадыш коррекцион интернат-мәктәп укучылары да катнашачак. Мамадышлылар 2018 елда Чикагода узган юнифайд-футбол ярышларында җиңү яулау нәтиҗәсендә Махсус олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия булды. Сүз уңаеннан, мондый ярышларның Россиядә әле тәүге тапкыр үткәреләчәген әйтеп үтик. Шул ук вакытта илдә Махсус олимпия хәрәкәте инде 20 елдан артык гамәлдә булып килә. («Нократ»)


Фикер өстәү