Белгечләр ни өчен яңа Конституцияне «халыкчан» дип атый?

Җиде көн буе дәвам иткән Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү төгәлләнде. Кемнәр хуплый, күпмесе юк? Белгечләр ни өчен яңа Конституцияне «халыкчан» дип атый?

Битараф кеше юк

100 процент бюллетеньнәрне эшкәртү нәтиҗәләре буенча, Россиядә илнең Төп Законына кертеләсе үзгәрешләрне хуплап 77,92 процент кеше тавыш биргән. Каршы килүчеләр – 21,27 процент. Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә килү 67,97 процентны тәшкил итте.

Гадәттәгечә, Татарстан югары нәтиҗә күрсәтте. Тавыш бирүдә 2348179 кеше катнашкан. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, республика халкының 83 процентка якыны төзәтмәләрне хуплап тавыш биргән. Бу – 1943685 кеше дигән сүз. 389765 кеше (16,61 процент) исә төзәтмәләргә каршы чыккан. Татарстанда тавыш бирүгә килү күрсәткече 79,68 процентны тәшкил итте.

Тавыш бирү процессын урыннарда 16 меңнән артык күзәтүче (шуның 6,5 меңе – «Бердәм Россия» партиясеннән) күзәткән. Республиканың 45 районында барлыгы 65 сайлау комиссиясе эшләгән. Тавыш бирүне оештыруда 22 мең кеше катнашкан. 400дән артык журналист шушы сәяси вакыйганы мәгълүмат чараларында яктырткан.

Югары күрсәткечле районнар исемлегендә Апас (тавыш бирергә килүчеләр – 97 процент), Чүпрәле (96 процент), Чирмешән (96 процент) тора.

Кешенең кызыксынуы зур иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән очрашкач, тавыш бирүгә килүчеләрнең шактый булуына гаҗәпләнергә кирәкми диде.

– Вакыт ягына килгәндә, төзәтмәләрне өйрәнү өчен ул җитәрлек булды. Битараф булмаган кешеләр күп иде. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткеченең зур булуы гаҗәпләндерми дә, бу саннар кешеләрнең кызыксынуын аңлата, — диде ул. Парламент башлыгы республика халкына рәхмәтен җиткерде.

Конституцияне үзгәртү кем өчендер кирәк иде дигән шикле фикергә карата Фәрит Мөхәммәтшинның үз җавабы бар. Яңа Конституция үз эченә социаль яклау, халыкның кереме, медицина хезмәте, мәдәният, тел һәм башка мәсьәләләрне ала, гарантияли. «Бу төзәтмәләр – кешеләр өчен. Алар буенча эшче төркемдә фикер алышканда да, төбәк, дәүләт мәнфәгатьләрен якларга тырыштык. Ә күз алдыбызда тавыш бирүчеләр – кешеләр иде», – диде ул.

Конституциягә үзгәреш кергәч, аны халык тоярмы, тормышы үзгәрерме?

– Конституциягә беренче тапкыр, хезмәт хакы МРОТтан (минималь хезмәт хакы күләме) ким була алмый, дип язылачак. Медицина мәсьәләләре игътибарны җәлеп итте, алар сәламәтлек саклау өлкәсен социаль яклауга юнәлтелгән. Димәк, бу өлкәне финанслау да артачак, кешеләр өчен медицина тагын да якынаячак, – диде Парламент башлыгы.

Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәннән соң шактый федераль законнарга да үзгәрешләр кертергә туры киләчәк.

– Яңа Конституция имзалангач һәм халыкка тәкъдим ителгәннән соң, 100гә якын федераль законга да үзгәрешләр кертү кирәк булачак. Билгеле, бу шактый вакытны алачак, күләмле эш көтелә. Республика Парламентына да үз законнарыбызны яңалары белән туры китерергә туры киләчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Казан Кремле дә тавыш бирү эшен югары бәяләде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, барысы да традицион рәвештә, әмма Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, тавыш бирергә килүчеләргә уңайлы, ә иң мөһиме – куркынычсыз итеп оештырылды.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, халык иртәнге якта һәм төштән соң актив тавыш биргән. Тавыш бирү процессыннан зарланучылар булмаган.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева исә күзәтүчеләр эшенә бәя бирде. Аның сүзләренчә, күзәтүче булып күбрәк хатын-кызлар эшләгән.

– Күзәтүчеләрнең 15 проценты яшьләр иде. 60 процентны исә хатын-кызлар тәшкил итте, – диде ул.

«Бу – минем бурычым»

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә – 25 июнь көнне үк сайлау участогына барган иде. Тавыш бирүнең төп көнендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районындагы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогына килде. Аның тәм температурасын тикшерделәр. Күтәренке кәеф белән иң беренчеләрдән булып бирегә килгән Минтимер Шәймиевнең саулыгы тәртиптә булып чыкты, димәк, курыкмыйча тавыш бирә ала иде.

389 нчы сайлау участогына җырчы Салават хатыны белән бергә килде. Комиссия әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова аннан хәлләрегез ничек дип сорады. Җавап Салаватча булды: җырчы, кулларын җәеп, эшсез, дип шаяртты. Халыкның кәефен күтәргәч, артист журналистлар белән дә аралашты.
– Россия күпмилләтле булуы белән көчле. Һәр кешенең үз фикере, минем үз фикерем. Мин тавыш бирергә килдем, чөнки бу – минем бурычым дип саныйм. Кемнең ничек тавыш бирүе – үз ихтыярында, – диде ул.

Винера Ганиева Казанның 110 нчы лицеендагы 366 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Мондый сәяси вакыйгалардан читтә калганы юк аның.

– 1993 елгы Конституция инде үз эшен эшләде. Хәзер аны камилләштереп, төзәтмәләр кертеп, яңа форматын тәкъдим иттеләр. Тормышыбыз тагын да яхшырак булсын өчен, киләчәгебез, безнең балалар, алдагы буыннар өчен анда бик күп нәрсә каралган. Яшьләр, балалар, бездә калган белгечләр, медицинага бәйле мөһим үзгәрешләр бар, – диде Винера Ганиева.

Татарстан журналистлары көн дәвамында «Татар-информ» агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә эшләде. Биредә белгечләр Конституциягә бәйле фикерләре, фаразлары белән уртаклашып торды.

Политолог Марат Бәширов алдан ук Татарстанда тавыш бирергә килүчеләр күп булачак дип фаразлаган иде. Ул яңарачак Конституцияне «халыкчан» дип атады.

– Конституциягә «халыкчан» исемен бирергә мөмкиндер. Күп кенә дусларымның Төп документны укыганы да юк иде. Үзизоляция вакытында укып чыктылар. Бу – аңлы тавыш бирү. Нәрсә өчен тавыш бирүеңне аңлау әһәмиятле ул, – диде белгеч.

Конституциядә милли республикалар статусы теркәлә. Политолог моны Татарстан өчен аеруча мөһим дип аңлатты.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү