Акчалата компенсация түләнәчәкме?

Соңгы ике елда бер тапкыр да отпускага чыкканым булмады. Хәзер эштән китәргә җыенам. Файдаланылмаган отпускам өчен миңа акчалата компенсация түләнергә тиешме?

Сорауга юрист Илнур Валиәхмәтов җавап бирә:
– Элегрәк отпуск бирелергә тиешле ел тәмамланып, 18 ай узгач, отпуск көннәре юкка чыккан булып санала иде. Әмма 2018 елда Конституция суды бу мәсьәләгә ачыклык кертте. Хәзер кулланылмаган отпуск көннәре беркайчан да «янмый». Эштән киткән очракта сез бу көннәрне ял итеп бетерә йә булмаса, алар өчен акчалата компенсация алырга хокуклы.

 


Фикер өстәү