Көрәш, ат чабышы, йолалар да булачак: быелгы Казан Сабан туеның ничек үтәчәге билгеле

Быел ат чабышы, көрәш, Сабан туена бәйле йолаларны экраннардан карап хозурланачакбыз. Сабан туе телемарафоны «Татарстан – Яңа Гасыр» каналыннан иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа кадәр Сабан туена багышланган чаралар социаль челтәрләрдә башлана.  

2 июльдә Инстаграм, «ВКонтакте» һәм башка челтәрләрдә район башлыклары бәйрәм котлаулары белән чыга. Шул ук көнне Сабан туена багышланган  флешмоб старт ала. Анда катнашырга теләүчеләр постларын, темасына карап, #Сабантуй 2020, #АтЧабышы, #Уеннар, #Йолалар, #Тарих хештегы белән урнаштыра ала. Шулай ук #милликием бәйгесендә дә катнашып була. Аның өчен милли киемнән фото һәм видео урнаштырырга кирәк. Әлеге бәйге турында тулырак https://www.instagram.com/p/CBQd3A-ph1I/?igshid=68wgd3oolbsv  сылтамасыннан белеп була.

Җомга көнне Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Инстаграм аккаунтында  (@tatfolk) #БиеСабантуй челленджы старт ала. Аны Элеонора һәм Дәүләт Үмәровлар алып бара. Хореограф Нигина Низамиева исә социаль челтәрләрдә     (https://www.youtube.com/watch?v=1TR8EhtzjrQ&list=PLl1AP6vXY2-3qwkuVGwZW5VvyLe9x9DSs&index=10&t=0s) татар милли биюе серләренә төшендерәчәк.

Социаль челтәрләрдә татар халкының традицион уеннары, әйтик, каюлы күн сәнгате, ат бизәү буенча мастер-класслар да үткәреләчәк.

4 июль көнне иртәнге сигездә «Сабантуй онлайн» телемарафоны башлана.

Телемарафон турында тулырак «Яңа Гасыр» каналының Иртәнге һәм кичке тапшырулар дирекциясе җитәкчесе Леонард Дәүләтшин сөйләде:

– Телевизион марафонда без район башлыкларының Сабан туе белән котлауларны чыгарабыз, кыр батырларын күрсәтәбез. Шулай ук үткән еллардагы федераль, авыл, европа Сабан туйлары күренешләрен күрсәтәчәкбез.

Татарстан Мәдәният министрлыгы әзерләгән төп программа Казан ипподромында узачак. Аны Данир Сабиров белән Гөлназ Сәфәрова алып бара. Ипподромда өч мәйдан оештырылачак. Аларда җырчылардан Марсель Вәгыйзов,  Чулпан Йосыпова, «Казан егетләре», «Ямьле» төркемнәре, Ваһапов фонды җырчылары, «Сорнай» ансамбле чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыгында театр артистлары, спортчылар катнашында милли уеннар оештырылачак. Ә мәдәният институты оештырган программада бүләк җыю йоласы үткәреләчәк.

Әлеге программаның үзенчәлекләре турында Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов сөйләде:

– Без соңгы чиккә кадәр вазгыять үзгәрмәсме дип көттек. Кызганыч, әлегә милли бәйрәмне бары тик онлайн форматта гына үткәреп була. Бәйрәм үзе Ипподром мәйданында үтә, тик анда халык катнашмый. Артистлар, спортчылар бәйрәмнең асылын тапшырырга тырышачаклар. Әлеге мизгелләрне телевидение төшерә һәм караучыларга тәкъдим итә. Безнең бәйрәмнәрне нәкъ менә шушы форматта үткәрү тәҗрибәсе бар. Мода кадәр «Каравон», «Гырон быдтон» бәйрәмнәрен уздырдык. Алар бәйрәм мизгелләрен күрсәтүдән бигрәк, укыту форматында барды. Әлеге бәйрәмнәрне караучылар саны 100 меңнән артып китте. Сабан туен караучылар моннан да күбрәк булыр дип ышанабыз.

Кыскасы, Сабан туе була, ләкин анда халык катнаша алмый. Безгә экраннан карап хозурланасы гына кала. Вакыты шундый.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү