Болгар Ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылышы булды

Тантаналы шартларда 23 кешегә магистрлыкларын раслаучы дипломнар һәм түш билгеләре тапшырылды. Йомгаклау имтиханы, ягъни диплом яклау, таҗвирус таралу ихтималы сәбәпле, ике төрле — турыдан туры академиянең үзендә һәм видеоконференция элмтәсе аша оештырылды.

Магистрлык дипломы алучылар арасында Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дә бар. Академия 2017 елның сентябренда ачылган иде. Былтыр беренче карлыгачлар буларак 6 кеше ислам фәннәре докторы исемен алып чыккан иде. Менә магистрларга дә чират җитте.


Фикер өстәү