Иң күп психик тайпылышлыларның Петербургта, Мәскәү һәм Татарстанда яшәве ачыкланган

Узган елда Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Татарстан беренче тапкыр “психик тайпылыш” диагнозы куелган сырхаулар иң күп санда теркәлгән төбәкләр исәбенә кергән. Бу хакта ТАСС, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 ел йомгаклары буенча бастырып чыгарылган статистика мәгълүматлары җыентыгына таянып, хәбәр итте.

Җыентыктагы мәгълүматларга караганда, Петербургта мондый диагнозлы сырхаулар саны – 4737, Мәскәүдә – 3137, Татарстан Республикасында – 2531. Шуннан соң – Башкортстан (2341 кеше) һәм Мәскәү өлкәсе (2023),
Ә менә узган елда мондый куркыныч чир Ненец автономияле округында (9 кеше), Чукотка (19), Мурманск өлкәсе (70), Яһүдләр автономияле округы һәм Севастопольдә (87шәр кеше) иң аз санда ачыкланган. Шул ук вакытта диагнозның психоактив матдәләр куллануга түгел, ә организмның үзеннән-үзе шулай “чыгымчылавына” бәйле рәвештә куелганлыгы билгеләп үтелә.
Гомумән алганда, илдә 19 ел эчендә тәүге тапкыр “психик тайпылыш” диагноз куелган кешеләр саны ике тапкыр кимегән: 2000 елда – 120966 булса, 2019 елда – 58725.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү