Гөлзар Вәлиева: «Балага телефон тоттыру ул – кәҗәгә кәбестә бирү кебек»

Блогер Гөлзар Вәлиеваның “Инстаграм” сәхифәсендә 30 меңнән артык язылучысы бар. Ул – Казандагы “Яз” хосусый татар балалар бакчасында менеджер булып эшли. Музыкант Нияз Вәлиев белән 4 бала үстерәләр. Гөлзар барысына да ничек вакыт таба? Болар хакында үзеннән сораштык.

– Күп әйбергә өлгермибез. Максат куям һәм шуңа омтылырга тырышам. Әгәр берәр хыял белән янып йөрсәң, көч тә арта, вакыт та, энергия дә табыла. Аны тормышка ашырып та була, – ди ул.
Балалар бакчасының Инстаграм сәхифәсен дә алып бара ул. Сабыйларга тәрбиячеләр белән бергәләп, кызыклы уеннар уйлап табарга тырышалар. Бакчада тәрбиягә, милли тәрбиягә игътибар зур икән. Шулай ук кибетләргә, башка оешмаларга социаль челтәрләрдә аккаунтларын алга җибәрергә булыша. Интернетка аның ким дигәндә 3 сәгать вакыт китә.
Кәримгә – 12, Әнвәргә – 8, Ясминәгә – 7, Сафиягә – 3 яшь. Гөлзар әйтүенчә, балаларының һәрберсенең яраткан уеннары бар. Зурраклары өстәл уеннары, бигрәк тә “Монополия”не дигәнен ярата. Сафия пазллар, лего-дупло җыя. Күбрәк әтиләре белән уйныйлар. Үзе исә ашарга пешерергә өйрәтә, бергәләп рәсем ясыйлар.


– Балалар күбрәк минем белән, бергәләп эшләргә тырышабыз. Эшләргә комачауламыйлар. Каядыр барасы булса, туганнарыма калдырам. Аларга телефон белән мавыгырга юл куймыйбыз. Олы улыбыз Кәримнең телефоны бар. Тик җәйгә аны алып куйдык. Әтисенең эшенә атнага бер тапкыр барып, уйнап кайта. Виртуаль дөнья – бик мавыктыргыч. Күбрәк утырсалар, ашарга да, бәдрәфкә барырга да оныталар. Телефонны алып куйгач: “Әни, ашарга бармы?”– дип сорыйлар. Кәҗәгә кәбестәгә биргән кебек бит ул, бала телефоннан беркайчан да туймый. Компьютер уеннары психикага йогынты ясый, – ди Гөлзар, телефон куллануга мөнәсәбәтен белдереп.
Буш вакытында заказга тортлар да пешерә ул. Алар тәмле булуы белән генә түгел, бизәлеше ягыннан да игътибарны җәлеп итә. Соңгы вакыта шикәр комсыз, глютенсыз тортлар пешерә башлаган.
Дини гаиләнең музыкага карата фикерен дә белештек.
– Музыкага хәрам дип карамыйбыз. Әгәр фикерем тискәре булса, музыкант белән гаилә кормас идем. Өйгә дә җырчылар күп килә, иремнең студиясе дә бар. Жырчыларга матур көйләр яза, аранжировкалар ясый. Жыр күңелне күтәрә. Сугыш вакытында да авырлыкларны җыр белән җиңгәннәр, – ди Гөлзар Вәлиева. – Дуслар арасында, җыр тыңлап, депрессиядән чыгучылар да бар. Көн-төн тыңлап, башка бернәрсә дә эшләмәсәң, ул хәрам булыр иде. Һәр нәрсә дә алтын урталыкны сакларга кирәк. Без үз аңыбызда булырга тиеш.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү