«Татарстанда кыр көне – 2020» : Болгар икмәге тәмлерәк

Ел саен Лаеш районының Олы Кабан авылы читендәге тәҗрибә кырында узучы «Кыр көне» мәйданчыклары быел да авыл хуҗалыгы өчен җитештерелә торган күптөрле техника үрнәкләре белән тулы. Дөрес, мәгълүм сәбәпләр аркасында җитештерүчеләр быел иң кирәклеләрен генә алып килә алган. Үзебезнекеләрдән тыш,  Россиянең 24 төбәгеннән һәм чит илләрдән китерелгәннәрен дә сайлап алу мөмкинлеге  бар.

– Күргәзмәгә әзерлек эшләре узган елның көзеннән үк башланды. Нәтиҗәсе күз алдыгызда. Кишәрлекләрдәге югары уңыш бирергә сәләтле яңа сортларның саны гына да йөздән арта! Арада «Нәдирә» дип аталучы зәңгәрсу бөртекләр, «Татарстанның 100 еллыгы» исемендәге бодай, кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, җитен, нут, сидератларның яңа сортлары белән чын-чынлап горурланырга була, – диде күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Чарада катнашучы күпсанлы авыл хуҗалыгы белгечләре һәм кунаклар алдында сәхнә түренә чыгып республика җитәкчеләре кулыннан төрле программа һәм конкурсларда җиңеп, миллионнарча сумлык грантлар алу да матур традициягә әйләнеп бара. Бәхетлеләр арасында «Агростартап» проектының 64 җиңүчесе, 25 гаилә фермасы, 63  авыл җирлегендә яңа эш башлаган фермерлар бар иде.

– Эшлим дигән кешегә авылда эш җитәрлек. 5 гектар җирдә 12 мең төп карлыган үстерәм. Табышы да бар, дәүләт тә ярдәм итә, – ди махсус программа буенча грант откан Арча районы фермеры Альберт Шакирҗанов.

Шунысы да шатландыра: күргәзмә рәтләрендә Татарстан галимнәре уйлап тапкан төрле сортлар, нәселле терлек-туар, кош-кортлар гына түгел, яңа техника һәм технологияләр арта.

– Һәр күргәзмәгә имтиханга барган кебек киләбез. Без җитештергән ашлык чистарту җайланмалары янәшәдәге чит ил техникасыннан калышмасын дип тырышабыз. Алар да тик тормый бит. Әмма әлегә безнең җайланмалар күп яклап алдыра. Бәяләре дә чит илләрнекеннән арзанрак, – ди Минзәлә районындагы «Хуҗамәт» җәмгыяте җитәкчесе Хәнәфи Кәримов.

Чараның икенче көне төрле фәнни-практик семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар белән дәвам итсә дә, күргәзмәдә катнашучылар сизелерлек дулкынлану белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов, күпсанлы кунакларны көтеп алды. Бу аңлашыла да. Беренчедән, үзеңдә җитештерелгәнне күрсәтәсе килсә, икенчедән, тәҗрибәле белгечләрнең аңа нинди бәя бирәсен белү дә зыян итми.

Кунакларны игенчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча  тәкъдим ителгән һәр яңалык белән җентекләп танышып кына калмады, кайберләрен сынап та карады. Үзмәшгульләр өчен тәкъдим ителгән эквайринг җайланмасының ничек эшләве Рөстәм Миңнехановка һәм Мәскәү кунакларына аеруча ошады. Президент Болгардан килгән танылган пешекче Валерий Леонтовның күпереп пешкән ике күмәчен күчтәнәч итеп алды. Әлбәттә, бушлай түгел. Смартфонындагы виртуаль банк картасы аша түләде.  Президент берсен гаиләсенә алса, икенчесен шунда ук татып та карады. Күмәч Мәскәү кунагы Җамбулат Хатуовка да бик ошады.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кече хуҗалык формаларына ярдәм чаралары алга таба да булачак дип белдерде. «Без эре агросәнәгать комплексларына зур игътибар бирәбез, әмма безнең өчен фермерлар, шәхси хуҗалыклар, үзмәшгульләр эшчәнлеге дә мөһим. Барысы да бергә үсәргә тиешлеген аңлыйбыз», – диде ул.

 

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү