Көттерсә дә, килеп җитте: бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Озын тәнәфестән соң,  чыгарылыш сыйныф  укучылары янә мәктәпләргә әйләнеп кайтты. 3 июльдә  бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Татарстанда 225 укучы – география, 1042се –  рус әдәбияты, 2166 сы  информатикадан   сынау тапшырды. Имтиханнар  барлыгы  61 пунктта оештырылган.

Узган ел бу вакытта укучыларның күбесе вузларда документ тапшырса, быел коронавирус БДИга  үзгәрешләр кертте. Сынаулар –  25  июльдә, ә  өстәмә этап 8 августта гына төгәлләнәчәк.

– Имтихан көннәре абитуриентлар вузларда документларын тапшырып өлгерерлек  итеп билгеләнгән. 20 августта абитуриентларның исемлеген барлый башлаячаклар, – ди  Рособрнадзор башлыгы вазифаларын башкаручы Анзор Музаев.

Ил буенча имтихан пунктларында 12 мең медицина  хезмәткәре эшләячәк. Алар укучыларның температурасын үлчи. Авыру билгеләре ачыкланып, БДИга кертелмәгәннәр аны өстәмә көннәрдә тапшыра алачак. Оештыручылар барысы да битлек-пирчәткә кияргә тиеш. Укучыларга андый таләп юк. Имтихан үткәрү пунктына керү һәм бинада  социаль араны саклаучы  тамгалар билгеләнгән. Ишектән керүгә, антисептиклар куелган. Укучыларны зигзаг формасында 1,5 метр ара калдырып утырталар.  Җәмәгать күзәтүчеләре сынау барышын камералардан күзәтә. Әгәр телефон, шпаргалка белән тотсалар, андыйларны куып чыгарачаклар. Кырын адымга баручыларга быел кабат тапшыру мөмкинлеге юк. Татарстаның баш педагогы Рафис Борһанов та  БДИга багышланган матбугат киңәшмәсендә, ташламаларның булмаячагы, кисәтүләрсез чыгарып җибәрәчәкләре турында искәртте.

– Бездә беренче сынауларны барлыгы 3 бала бирә. Быел информатиканы сайлаучылар юк.  Мәктәпне 45 укучы тәмамлады. Җәмгыять белеме,  химия фәннәрен сайлаучылар  күп. Унлап бала табиб булырга җыена, – диде Әтнә районы Мәгариф бүлеге башлыгы Ленар Гарипов. – Имтихан пунктларында барлык таләпләр дә үтәлә.  Шәфкать туташлары балаларның температурасын үлчи, хәлләрен белешә. Өстәлгә куярга антисептиклар бар. Бүлмәләрдә, ишектән керүгә,  бактерицид лампалар куелды.  Бала саны аз булгач, утыртуда проблема юк.

Биектау районында мәктәпне 130 укучы тәмамласа, шуларның 26сы техникум, көллиятләргә барырга җыена. Калганнары медицина, педагогика,  төзелеш, энергетика, мәдәният юнәлешләре буенча вузларга керергә ниятли.

– Бүген сынауда барлыгы 8 укучы катнаша. Бар да тәртиптә, – диде Мәгариф идарәсе башлыгы Нияз Әхмәтҗанов.

6-7 июльдә  исә рус теленнән имтихан көтә. Нәтиҗәләр 10 – 14 көннән соң билгеле булачак.

Кайсы фәнне күбрәк сайлаганнар?

Рус теле –  17484

Математика – 10356

Җәмгыять белеме  – 7000

Физика  – 4197

Биология – 3589

Химия – 2843

Инглиз теле – 2358

Информатика  – 2203

Тарих – 2005

Рус әдәбияты – 1064

География – 235

Немец теле – 32

Француз теле – 23

Кытай теле – 2

Испан теле – 1

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү