Төбәкләр, башка күпсанлы шәһәр, авыл халкы ник икенче сортка чыгарылган?

Илнең кендеге саналучы Мәскәү. Тормыш-көнкүрешебезне, икътисади вазгыятьне, эчке һәм тышкы сәясәтне билгеләүче үзәк. Администрациясе белән Илбашы, хөкүмәт, ике палаталы парламент, Югары суд, башка бик күп хакимият органнары, иң эре компанияләрнең штаб-квартиралары урнашкан 13-14 миллионлы мегаполис. Россиядәге «һава торышы»н әвәли торган урын. Тик төбәкләр саны 85кә җиткән, территориясе буенча дөньяда тиңе булмаган илдә Мәскәү билгеләгән «һава торышы» һәркемгә дә туры киләме соң? Кемгә нинди «климат» кирәген мәркәз калада төгәл беләләрме?

«Төбәкләр Мәскәүсез яши алыр идеме?» Бу сорауны мин ике кешегә бирдем. Һәм ике төрле җавап алдым. Беренчесе, нефтьчеләргә караган оешмада тир түккәндә еш аралашкан, әле дә шалтыратып хәл белешкән, сәясәт белән икътисадка битараф булмаган программист танышым җавабы: «Шәп сценарий түгел бу. Анархия башланырга мөмкин. Яисә илне паралич сугарга. Бары да Үзәк аша эшләнә, шунда хәл ителә бит. Менә мин, мәсәлән, компьютердан процессорны алып атам икән, санак шул секундта ук «үләчәк». Ил үлмәгәндә, җитәкчелек булмау сәбәпле, безгә дошманнар һөҗүм итәргә мөмкин. Булмый башкаласыз».
Икенче танышым – шулай ук бергә эшләгән, укыган «сәясәтче-электронщик» Камил, сорауга сорау белән җавап бирде: «Нигә мондый риторик сөаль бирәсең, кигәвен чоры узгач, сыер малы да кисәк кенә көрәеп китә бит. Төбәкләр яши генә түгел, чәчәк ата да башлаячак. Ә менә Мәскәү, төбәкләрсез калган очракта, бер айдан аягын сузачак». «Соң идарәсез, үзәксез, җитәкчеләрсез булмый бит инде», – дип кирегә сукалыйм. «Юкны сөйләмә, донор булганнарның гына түгел, булмаганнарның да – күпчелек төбәкләрнең зәңгәр хыялы ул үзләре дигәнчә, үз акыллары белән яшәү. Вертикальдән, үзәкләштерүдән, бигрәк тә «ясак» түләүдән кемнең котыласы килмәсен?» Танышым әйткән аргументларың иң йомшаклары – шулар…
Мине совет чорында ук бер сорау борчый иде. Ни өчен Мәскәүдә азык-төлек кибетләре без, провинциаллар, сирәк күргән, яисә бөтенләй күрмәгән ризык белән тулы? Төбәкләр, башка күпсанлы шәһәр, авыллар халкы ник шулай икенче сортка чыгарылган? Коман-дировкага барган, яисә башкала аша кайдандыр кайткан чакларда, ысланган казылык, май, мәркәз калада булмаганнар төшендә дә күрмәгән татлыдан да татлы шоколад кәнфитләр, мандарин ишене алып кайтмау юләрлек саналып, өйдә хәтта тавыш чыгарга да мөмкин иде. Ул май белән ул колбасаның тәмлелекләре! Югыйсә үзебездә дә бөтенләй юк түгел иде алар. Тик сыйфатта, тәмдә һуш китмәле аерма.
Мәскәү бүген дә – күз өстендә каш, бүген дә өстенлекле кала, дәүләт эчендәге дәүләт. 95 мең сумга якынлашкан уртача хезмәт хакы. Ул каян килә? Җитештерү үзәкләре, нидер ясау, булдыру, завод-фабрикалар ул тарафларда юк чутында бит. Алар урынына кырыкмаса-кырык банк, коточкыч зур сәүдә үзәкләре, провинцияне савып, акча ясаучы чутсыз оешма, фирмалар, әйткәнемчә, эре корпорацияләрнең «ак якалар» мыжлап торган мәһабәт штаб-квартиралары, дистәләрчә мең хезмәткәр белән тулы төрле министрлыклар, ведомстволар. Һәм шул халык өстенә Мәскәүгә агучы, аңа коючы салым, финанс елгалары. Нәтиҗәдә, илдәге акчаның 80 проценты Мәскәүдә әйләнә. Төбәкләргә – калган 84 субъектка һәм анда яшәгән 130 млн халыкка – 20 процент. Рәхим итеп алыгыз, файдаланыгыз, рәхәтен күрегез!
«Мәскәү – Россия түгел». Моны инде күптән әйтәләр. Икенчеләр башкаланы илдәге бердәнбер Европа шәһәре, дип тә җибәрә. Юк, Европа кыйммәтләре белән яшәгәнгә түгел, ә москвичлар – ил халкының 9-10 проценты – 2-2,5 тапкыр баерак көн күргәнгә, мәркәз кала балда-майда йөзеп, провинциядә очны очка ялгаучылар кимемәгәнгә. «Дәүләт эчендәге дәүләт» статусы – күпчелек «өченче дөнья» дип аталган илләргә, шулар башкалаларына хас күренеш. Россия «өченче дөнья»га керми кебек үзе. Ил җитәкчеләренә әйтеп кара син, Парагвайдан артык җиребез юк, дип. Без бит – бөек, көчле ил: көн туса, Америка чаклы Америка белән бәхәстә. Тик менә бер ил, анда – ике төрле дөнья.
Дөнья тарихында хәтсез гасырлар дәвам иткән колониаль чор – колонияләр эшләгән, метрополия ашаган заман артта калды кебек. Әллә ул реликт дәвер мыштым гына яши, бүгенгегә яраклаштырылган вариантта исәнме бездә? Татарстан ел саен Мәскәүгә –федераль казнага түләп торган 750 миллиардны ни дип атарга? Ә кеше башына тигән суммалар? Казаныбызның 2020 елга дигән бюджеты – 25 млрд сум чамасы. Мәскәүдә халык 10 тапкыр күбрәк, бюджеты 250 – 300 млрд тирәсе торса, башкалага бер дәгъва да булмас иде. Тик… Мәркәз каланың 2020 елга тәгаенләнгән керем-чыгымы – 3000 млрд сум. Җан башына санаганда, һәр мәскәүлегә, Казан кешесе белән чагыштырганда, акча 10 тапкыр (!) күбрәк тотыла дигән сүз бу. Ә Пенза ише, илдә иң ярлы саналган каланы алып исәпләгәндә ни чыгар иде?..
Халыкның күпчелегенең тормышы, ихтияҗлары белән санлашмый башкала. Төбәкләр әлегә дәшми, гавамда курку катыш караңгылык. Ике цивилизациягә бүленеп яшәү дәвам итә. Халык, ил өчен михнәтле булса да, башкала өчен яхшы схемадан ничек баш тармак кирәк. Хакимият ресурсын – властьны, финанс ресурсларын, кеше капиталын бер урында туплап, аларны үзләштереп җитешә алмау, «тыгылу» да гаҗәпләндерми ул каланы.
Ләкин барыбер башкаланы, аның мин-минлеген яратмаучылар саны арта. Быелгы пандемия андыйларны тагын да күбәйтте. Ни дисәң дә, зәхмәт беренче булып Мәскәүгә килде, илгә ул нәкъ менә башкала аша таралды. Бай кавем тормыш рәхәтлекләрен күбрәк эзли, ешрак таба. Кесәдә акча кыштырдаганда, нигә әле елына әллә ничә тапкыр чит илгә чыкмаска, ял итмәскә? Гадәткә кергән ич. Әле тагын мәркәз калада Россиядә «вахта методы» белән килеп-китеп акча эшләп йөргән, гаиләләре күптән Европада яшәгән «шабашниклар» да хәтсез. Эпидемиядә алар өлеше дә юк түгел. Бизнесы чит илләр белән бәйле, көн аралаш шунда чапкан, үзләре дә белмичә, бирегә вирус ташыган эшкуарларның да күбесе шул тирәдә. Менә шуннан яратып кара инде син мәркәз каланы.
Фәкыйрьләр саны пандемиягә кадәр үк илдә 20 млн иде. Хәзер исә ул күпкә артык. Үз рәхәтлекләреңне башкаларның михнәте хисабына тудыру – гөнаһлы гамәл. Мәскәүгә ХХI гасыр метрополиясе булудан туктар вакыт түгел микән?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү