«Яңа татар җыры» бәйгесенә 15 июльгә кадәр гаризалар кабул ителә

Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов белән татар җыры сыйфаты, эстрада хәлләре турында еш сөйләшергә туры килә. Сүзне сөйләүче күп, эшләүчеләр кирәк дигән иде ул бер юлы. Һәм озак та үтми, «Яңа татар җыры» бәйгесен игълан итте.

Сыйфатлы җырларга кытлык әнә шундый адымга этәрде ди ул:

– «Яңа татар җыры» бәйгесенең төп максаты – эстраданы милли җырлар белән баету. Озак еллар бик актив, ихлас, битараф булмаган тамашачы буларак та, татар җыр сәнгате өлкәсендә оештыручы буларак та, яшь җырчылар, аларның репертуары белән эшләүче продюсер буларак та, бөтен җаваплылык белән шуны әйтә алам: бүгенге татар эстрадасының иң зур проблемасы – репертуар. Әлбәттә, яңа җырлар туып тора. Алар көн саен туа. Дистәләгән, бәлки йөзләгән җыр туадыр. Ләкин  аларның сыйфаты дәрәҗәсе, йомшак итеп әйткәндә, бик үк югары түгел. Нәрсә ул җыр? Җыр – иң беренче нәүбәттә көй һәм сүзнең бердәйлеге. Без затлы, сыйфатлы шигърияттән һәм затлы көйдән торган чын сәнгать әсәрләрен эзләп табу һәм халыкка җиткерү өчен башладык бу эшне.

Ваһапов фонды җитәкчесе әйтүенчә, Рәшит Ваһапов фондының бу идеясен Татарстан  җитәкчелеге хуплаган. Нәтиҗәдә, узган елның октябрь аенда бәйгегә рәсми старт бирелгән. Бүген конкурсның иң актив, кызыклы һәм җаваплы чоры бара, ди оештыручылар.  Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә. Бүген инде 100дән артык җыр кабул итеп алынган. Бу – игътибар зур дигән сүз, ди Рифат Фәттахов.

Бәйгедә өч номинация каралган. «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы аранжировка» һәм «Иң яхшы балалар җыры». Балалар репертуары – бүгенге заманның шулай ук авырткан проблемасы.

Әйтергә кирәк, премия фонды саллы. Әйтик, «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә беренче урын алган җырга 200 мең сум премия каралган.

Шунысы да бар: 15 сентябрьдә  бәйгенең соңгы этабы. Санитар-эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирсә, ноябрьдә гала-концерт көтелә.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та бу бәйгегә зур өметләр баглый.

– Бик күп иҗади бәйгеләр бар. Әмма милләткә, халкыбызга авыз тутырып әйтерлек, горурланырлык яңа татар җыры кирәк. Бу бәйгедә әле бик күп композиторлар, шагыйрьләр катнашыр. Ул чын мәгънәсендә зәвыклы җыр булыр, аның өметле булуына шигем юк. Чөнки халкыбыз өчен җыр – күңел ачу гына түгел, – дигән иде ул бәйгене башлап җибәргәндә.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев бәйге белән илһамланып хәтта шигырь язган.

  КҮҢЕЛЛӘРДӘ ЯҢА ҖЫР ТУА

(«Яңа татар җыры» конкурсына багышлана)

Төн карасы иңсә көннәремә,

Кайгы килсә туган йортыма,

Таң кояшы кебек төнне куып,

Күңелләрдә якты җыр туа.

   Кушымта:

Язмышларны җырга салыйк әле,

Җыр шикелле булсын чорыбыз!

Киләчәккә безне алып барсын

Татар җыры, Яңа җырыбыз!

Ялгыз калып, уйга уралганда

Бар дөньяма сагыш, моң тула…

Юатырга  җанны, уятырга

Күңелләрдә моңлы җыр туа.

   Кушымта: 

Офыкларда бәхет көтә сыман…

Хыял һаман алга омтыла.

Пар канатлар куеп хыялларга

Күңелләрдә яңа җыр туа.

   Кушымта.

Фото: tatar-inform.ru

 


Фикер өстәү