Пенсия һәм пособие буенча гаризаларны өйдән тапшыру дәвам итә

Россия Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрнең кайбер төрләрен дистанцион билгеләүне дәвам итә.

«Пенсия фонды, эпидемиологик вазгыятьнең начараюы сәбәпле, пенсияләр билгеләү буенча карарлар кабул итүне гадиләштерү өчен, апрельдән июньгә кадәр кертелгән кайбер вакытлыча чараларны озайтты», – дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Күпчелек кеше, Пенсия фонды порталындагы (es.pfrf.ru) һәм «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» порталындагы шәхси кабинеты аша гариза тапшырып, пенсияне электрон рәвештә рәсмиләштерә.  Кешенең мондый гариза тапшыру мөмкинлеге юк икән, Пенсия фонды органнары аның белән телефон аша элемтәгә керә һәм пенсия рәсмиләштерүгә ризалык ала.

Пенсионер шулай ук пенсиясен, ышанычнамә буенча, башка кешегә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Мондыйларга да июль азагына кадәр Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә килеп, үз теләген раслату кирәк булмаячак. Пенсия ышанычнамә буенча болай гына түләнәчәк.


Фикер өстәү