Татарстанда ОСАГО бәясе арзанайган

Быел беренче яртыеллыкта Идел буе федераль округына керүче 11 субъектта ОСАГО бәясе арзанайган. Татарстанда ОСАГО хакының 2,8 процентка кимегәнен хәбәр итә «ОСАГО: иҗтимагый экспертиза» проектының матбугат хезмәте.

Пермь краенда полис уртача – 4,1 процентка, Мордовиядә – 2,9, Чуашстанда – 2,4, Удмуртиядә 2,3 процентка арзанайган. Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты әгъзасы Алексей Изотов билгеләп үткәнчә, бу хәл иң элек әлеге төбәкләрнең төрле алдашуларны юкка чыгаруына бәйле. Шулай ук иминиятләштерү компанияләре ишәю дә бәя төшүгә йогынты ясаган.


Фикер өстәү