Чаллы театрына исем эзлиләр

Чаллы театрына иң яхшы исем уйлап табу буенча игълан ителгән бәйге тәмамланган. Жюрига ярты ай эчендә 200дән артык мөрәҗәгать кергән.

Чарада укытучылар, КамАЗ, банклар, мәдәният, спорт, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары хезмәткәрләре, хосусый эшмәкәрләр катнашкан. Анда Суфия исемле 6 яшьлек кызчык –иң яше, 70 яшьлек Рузилә апа иң өлкәне булган. Чаллы драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, хәзер жюрига тәкъдимнәрнең бик озын исемлеген өйрәнеп, иң кулаен сайлап алырга туры киләчәк.  Бәйгедә катнашучыларның бер өлеше фикеренчә, театр образлы исем йөртергә тиеш. Шуңа күрә алар «Җилкән», «Ак калфак», «Курай», «Серле сандык» кебек исемнәр тәкъдим иткән. Икенче бер өлеше исә Туфан Миңнуллин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәүкәт Биктимеров кебек татар классиклары арасыннан берсенең исемен бирү ягында. Җирле блогерларның берсе, барысыннан да уздырып, театрга «Өчпочматор»  дигән исем тәкъдим иткән. Кинҗәгулов шаяртып әйткәнчә, бу исем җиңүгә дәгъва кылмаса да, авторына яңа театрда креативлык буенча мастер-класс үткәрүне тәкъдим итәргә мөмкин.

Театрга нинди исем биреләчәге киләсе атнада мәгълүм булачак.


Фикер өстәү