Быел журналистика мәктәбенә бюджет урыннары каралмаган

КФУның Журналистика югары мәктәбенә кабул итүгә багышланган матбугат конференциясендә булачак студентларга уку шартлары, бюджет урыннары, яшь журналистларга булган таләпләр турында сөйләделәр.

КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин әйтүенчә, мәктәп журналист кадрларын әзерләүче төп үзәк булып тора. Быел 87дән артык бакалавр һәм магистрант белем алып чыккан. Хәзерге вакытта биредә 1 500 студент укый. Мәктәп структурасына җәмәгатьчелек белән эшләү, телевидение кафедралары да керә. Журналистика буенча белем бирү берничә юнәлештә алып барыла: «Яңа милли медиа чаралары», «Халыкара журналистика», «Периодик матбугат». Магистратурада исә «Яңа медиа чаралары», «Татар иҗтимагый-сәяси журналистикасы», «Халыкара журналистика» буенча укырга мөмкин.

Кызганыч, быел журналистика мәктәбенә бюджет урыннары каралмаган. Максатчан рәвештә укырга керү дә мөмкин түгел. Хәер, магистратурада читтән торып укырга теләүчеләр өчен бюджет урыннары бар.

– Читтән торып уку өчен 12 бюджет урыны каралган. Кызганыч, бакалавриатка андый мөмкинлек юк. Быел «Московский комсомолец» газетасы баш мөхәррире Павел Гусевның остаханәсе эшләячәк. Яңа дисциплиналар каралган, – дип, яңалыклар белән уртаклашты Васил Гарифуллин.

Гаризаларны кабул итү 20 июньдә үк башланган. 3 августка кадәр документларны тапшырып бетерергә мөмкин.

Журналист булырга теләүче яшьләр шуны истә тотарга тиеш: КФУда эчке имтиханнар да бар. Гадәттә, булачак студентлар инша яза, телдән имтихан бирә һәм иҗади эшләрен туплый иде. Васил Гарифуллин сүзләренчә, быел эчке имтихан дистанцион рәвештә узачак. «Балаларны гомуми эрудициягә кагылышлы сораулар – тест көтә», – диде ул.

Элек журналистика факультетына керү өчен көндәшлек зур иде. Васил Гарифуллин әйтүенчә, соңгы елларда бу да кимегән. Аның сәбәпләре дә бар. «Беренчедән, БДИ. Татар журналисты булырга тиешле кеше урыс әдәбияты һәм урыс теленнән имтихан бирергә тиеш. Әдәбият әле – сайлап алына торган фән. Милли мәктәптә укыган балаларның бөтенесе дә моны сайларга теләми. Аны сайлап, бөтен җиргә дә кереп булмый бит әле. Фән универсаль түгел. Икенче сәбәп – бюджет урыннарының кимүе», – диде профессор.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү