Татарстанның бер районында үзенчәлекле һәйкәл куелачак

Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәре геройларына һәйкәл куелачак. Айдар Метшин катнашында узган күчмә киңәшмәдә бронза сын турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эскизны Казан скульпторы әзерли. Һәйкәл Туфан Миңнуллин әсәре геройларын — карт белән малайны сынландыра. Композициянең биеклеге ике метрдан артык, ул көзен ачылачак.

Билгеле булганча, яңартылган драма театры Түбән Камада узган елның декабрь ахырында ачылды. Капиталь реконструкция март аеннан декабрь аена кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелде. Бина эчен бизәкләү эшләре башкарылды. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәрде.

Бу эшләргә республика бюджетының 145 миллион сумнан артык акчасы юнәлтелде.

 


Фикер өстәү