Ваһаповчылардан — онлайн хәйрия концерты

Ваһапов фестивале йолдызлары янәдән тамашачысын онлайн концертка җыярга әзерләнә. Тик бу юлы тамаша гади генә булмаячак.

Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зәлилә һәм Рәнис Габбазов башкаруындагы җырларны 9 июль 19:00да туры эфирда тыңлый алачакбыз. Ул Ваһапов фестиваленең YouTube каналында узачак.
Бу юлы Ваһаповчылар хәйрия концерты әзерли, димәк, тамаша — түләүле. Керү бәясе 200 сумнан башлана, дип белдерә оештыручылар. Теләгән кеше зуррак сумма да җибәрә ала. Барлык җыелган акчаларга ДРКБның онкогемотология һәм неврология бүлекләрендә дәваланучы балаларга әйберләр сатып алыначак.
Саваплы эш тә кылып, күңел дә ачарга теләүчеләрне Ваһаповчылар көтеп кала.


Фикер өстәү