Дәүләт Думасы бер төр салымны ике тапкырга арттырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында күчемсез милек сатып алганда салым акчасын кайтару мөмкин булган сумманы ике тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр. Россия Хөкүмәтенә тиешле тәкъдим белән бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Евгений Федоров мөрәҗәгать итте. Бу турыда RT хәбәр итә.

Хәзер торак сатып алганда 2 миллион сумга кадәр 13 процентны, шулай ук 3 миллион сумга кадәр кредит процентлары буенча кайтарырга мөмкин. Федоров фикеренчә, бу торакның реаль бәясеннән бик аз.

«Россия гаиләләренә торак алу мөмкинлеген арттыру өчен сездән гражданнар 13 процент кайтара ала торган сумманы ике тапкырга — 4 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карауны сорыйм», диелә депутат тәкъдимендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека буенча еллык ставканы 6,5 процентка калдырды.

 


Фикер өстәү