Онлайн-Сабан туеның бәйрәм концерты башланды

Хәзерге минутларда мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган онлайн-Сабантуйның концерты өлеше башланды. Әлеге бәйрәм концертын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Концертны Гөлназ Сәфәрова һәм Фәнил Вакказов алып баралар.

«Исәнмесез хөрмәтле дуслар, тамашачылар! Исәнме, дуслык, тынычлык һәм хезмәт бәйрәме! Унике ай буе көткән Сабан туйга багышланган 12 сәгатьлек онлайн марафон дәвам итә. Безнең белән калыгыз», — дип каршы алды онлайн-тамашачыларны Фәнил Вакказов.

«Сәлам сиңа, Сабан туе! Халыкларның бердәмлеген күрсәтүче шатлыклы һәм кояшлы бәйрәм. Бәйрәм рухын һәм халык бәйрәменең атмосферасын тояр өчен без барысын да эшләячәкбез», — дип вәгъдә итте алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Әлеге концертта татар эстрада артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәмдә төрле бәйгеләр, көрәш, ат чабышы да булачак.

 


Фикер өстәү