Песков Путинның юылмаган күлмәген сату турындагы белдерүгә аңлатма кертте

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков, янәсе, Россия Президенты Владимир Путинның Түбән Новгород кунакханәләренең берсендә калган күлмәген сату турындагы белдерүнең дөреслегенә шик белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белдерү популяр сайтларның берсендә чыкты. Сатучы раславынча, күлмәкне номерны җыештырганда тапканнар, ул юылмаган. Сатучы аны экспертизага бирергә әзер.

Россия Президенты күлмәген 165 мең сумга сатып алырга тәкъдим итәләр.

«Юк. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», — диде Дмитрий Песков, дәүләт башлыгының күлмәге кунакханәдә онытылырга мөмкинме дигән соравына җавап итеп.

 


Фикер өстәү