Татарстанда ел башыннан бирле янгынга каршы 50 километр юл төзелде

2 июльгә булган мәгълүматларга караганда, ел башыннан Татарстанда 50 километр юл төзелгән һәм янгынга каршы билгеләнештәге 200 километр юл ремонтланган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын тормышка ашыру барышында шулай ук 790 тирәсе  стенд, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмат бирүче билгеләр һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм 225 ял урыны төзекләндерелгән.

Моңа кадәр республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдыру һәм яңарту эшләре төгәлләнде. 2670,2 километр яңа киртәләр булдырылган, 5448,9 километр барьер яңартылган.

 

 


Фикер өстәү