Туйга барсаң… битлек киеп бар

Җәй айлары туйлар өчен. Әмма быел җәен гаилә корырга теләүчеләргә коронавирус комачаулады. Тик мәхәббәткә пандемия генә киртә була аламы? Чикләүләр «йомшара» барган саен, тамадалар да, яшь парлар да ирек тойды. «Таҗлы» мәҗлесләр нинди була? «ВТ» шул сорауга җавап эзләде

«Өйдә икейөзлеләнеп булмый»

Коронавирусның уңай ягы дияргә буладыр моны: бәйрәмнәр элеккеге рухта уза, өйдә икешәр-өчәр көн кунак җыеп, җанлы мәҗлесләр оештыру гадәте кире кайта башлады.

Бәйрәмнәр алып баручы Динә Латыйпова сүзләренчә, өйдә уза торган чаралар, бигрәк тә туйлар, үткәрүче өчен дә, тамада өчен дә аеруча рәхәт. Тик мең төрле мәшәкате дә өстәлә.

– Мәсәлән, Чуашия якларында, Шыгырданда иң матур мәҗлесләр – өйдә үтә торганнары. Урта буын анда – иң хөрмәтле кунак. Ләкин андый бәйрәмнәр бик күп көч таләп итә. Аның өчен әзерләнәсе бит… Кыенлыклары булса да, бу мәҗлесләрне ресторанда уза торган бернинди бәйрәм белән дә чагыштырып булмый, – ди ул.

Динә ханымга үз гомерендә 400 кешелек мәҗлесләр дә алып барырга туры килгән. Зурдан кубарга бигрәк тә Мәскәү якларында яраталар икән.

— Кеше санына карап кына, мәҗлеснең сыйфаты арта дип булмый, – дигән фикердә Динә Латыйпова. – Хәзер менә кеше азрак булган саен, сыйфаты да яхшырак дияргә мөмкин. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә бары тик көндәлек тормышта аралашкан, куркыныч тудырмаган кешеләр – туганнар һәм бик якын бер-ике күрше генә утыра. Аз кешеле, тар даирәдәге мәҗлесләр бик рәхәт үтә лә ул. Бер-береңә игътибар арта, ачылып китәләр. Хуҗа тарафыннан да кунакка хөрмәт сизелә һәм кунакларга да хуҗага карата ихтирам күрсәтергә күбрәк мөмкинлек туа. Миңа, мәсәлән, шундый кечкенә форматтагы туйлар күбрәк ошый. Анда – ихласлык, анда – җылылык. Монда инде икейөзлеләнеп булмый!

Ресторанда алып баручылар да бәйрәмнән бер «тусовка» ясарга тырыша. Монда шау-гөр килергә, хәтта тавыш күтәреп алып барырга мәҗбүрсең. «Өйдә мондый нәрсә юк. Үзең дә кунаклар белән бербөтенгә әйләнәсең», – ди Динә ханым. Аның сүзләренчә, 70 – 90 елларда шактый популяр булган икешәр-өчәр көн кунак җыеп оештырыла торган туйлар кире кайтып бара.

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров исә туйларның өй форматына кайтуын чарасызлыктан гына дип күрә. Мондый рәвештә уза торган мәҗлесләр озак яшәмәячәк дигән фикердә ул.

— Пандемия чорында туй, никах үткәрергә җыенучылар югалып калды. Һәркем әлеге чарасызлыктан чыгу юлын эзләде. Кемдер берничә тапкыр бәйрәм датасын күчерде. Мәсәлән, минем бер пар апрельдән июньгә, июньнән июльгә вакытын күчерде дә, соңыннан, гомумән, мәҗлес үткәрмәс булды, – дип сөйләде ул. – Минем әлегә өй форматындагы бәйрәмнәр үткәргән юк. Танышларым арасында андый чараларга заказ кабул итүчеләр бар. Бу очракта мин моны парларның чарасызлыгы дип кенә саныйм. Өйдә уздыруның уңайсыз икәнен аңлагач банкет залына күчтек бит инде. Анда әзергә киләсең, бәйрәм узгач, кайтып китәсең. Өйдә оештыру – зур мәшәкать. Чикләүләр юкка чыгуга бу формат бетәчәк. Хәтта ки финанс яктан карасак та, оештыручыга өйдә туй уздырмау хәерлерәк тә булуы мөмкин, – диде тамада.

Алып баручы Марсилә Искәндәрова әйтүенчә, июньдә буласы мәҗлесләр июль-августка күчкән, бөтенләй бәйрәм ясамаска уйлаган парлар әле юк икән.

– Өй форматына күчкәч, ияләшү кыенрак иде. Анда башка мохит. Начар үтә димәс идем. Ишегалларында биетәбез. Кая барасың инде? Яшьләрнең дә теләп үткәргән туй форматы түгел бу. Мондый туйларга начар карашта түгелмен. Әмма кафе-рестораннар алып баручыга да, оештыручыларга да кулайрак инде. Өйдә яшьләргә үзләренә йөгереп йөрергә туры килә, – ди ул.

Конкурсларга да үзгәрешләр кертергә туры килә. Күптән түгел Марсилә бер туйда «Кыз урлау» йоласын үткәргән. Кәләшне көймәдә алып китмәкче булганнар. Кияү исә, суга сикереп, булачак хатынын коткарырга ашыккан. «Туйның истәлеге булып калачак әле бу онытылган йола», – ди тамада.

Туйдан – Сабан туена. Тамада Ренат Галиәскәров күптән түгел социаль челтәрләрдән өй шартларында узган никах мәҗлесеннән бер видеоязма урнаштырды. Биредә кунаклар ишегалдында аркан тарта. «Балык Бистәсендәге Зәңгәр күл авылындагы мәҗлес никах булып башланды да, Сабантуй булып төгәлләнде», – дип шаяртып язган ул. Менә шулай: ресторан ризыгын өй табыны алмаштырды, биюләр ишегалларына чыкты.

Мәхәббәткә битлек киртәмени?

Битлек-пирчәткәле, аз кешеле туй уздырган яшьләрнең дә фикерен белештек.

Казаннан Арина һәм Михаил гаилә кору өчен коронавирус кына киртә була алмый дигән фикердә. Шуңа да пандемиягә бәйле рәвештә туй көненең вакытын үзгәртергә уйлап та карамаган алар.

– Бәйрәм буласын барысы да белде, әзерләнде. Чит шәһәрдән дә кунаклар чакырулы иде. Шулай булгач, датаны үзгәртү турында сүз дә булмады, – ди алар. Яшьләр гаилә учагын кабызып җибәрү өчен матур көн сайлаган – рәсми төстә теркәлүләре 20 июньдә (20.06.20) булды. «14 февральдә үк нәкъ шушы көнне язылышачакбыз дип хәл иткән идек, шул фикердән кире кайтмадык», – ди Арина.

Марина һәм Тимур Диновларның туе да үзенчәлекле уза. Кунаклар  бик аз санда була, ә ЗАГСта исә хәтта үбешергә дә рөхсәт итмиләр.

— Бер-беребезгә карата мәхәббәт һәм тугрылыкны исбат итеп… кочаклаштык! – дип көлә хәзер Марина. – ЗАГСка гаризаны көзен тапшырдык. Әле бу вакытта коронавирус кайдадыр еракта тоела иде.

Әмма яшь гаилә бер дә боекмый: вируслы вазгыятьтә үткән бәйрәмнәрен балаларга һәм оныкларга сөйләрлек тарих бит бу дип кабул итәләр.

– Җәй туй итәргә хыялландык. Шуңа да бер килешкәч, вакытын күчерергә теләмәдек, – ди яңа гына кияүгә чыккан Яшел Үзән кызы Алия Шакирова. Алар бәйрәмне өйдә оештырган. 25ләп кунак дәшкәннәр, барысы да канәгать калган.

– Азык-төлекне үзебез әзерләдек. Туй күлмәген танышымнан алдым, әллә ни мәшәкатьләнмәдем. Тамаданы әти-әни чакырды. Матди яктан карасаң, арзанрак та чыккандыр әле дип уйлыйбыз. Ике туй оештырган юк бит, чагыштыра алмыйбыз, – дип көлә Алия.

Мамадыштан Виктория Максимова туй көнендә дус кызлары хакында да онытмаган. Алар өчен ул махсус ЗАГСтан «туры эфир» оештырган. Шулай итеп, күпсанлы иптәш кызлары тантананы онлайн күзәткән. Виктория белән Ленар битлекләрен дә үзенчәлекле итеп ясаган: «кияү» һәм «кәләш» дип яздыртканнар. Шулай шул – битлек киеп, кемнең-кем икәнен бутарга да мөмкин ич!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү