Рәшит Сабиров: «Чикерткә Гыйльменисасына» бик озак үпкәләп йөрдем

Телеэкранда – көн-төн җыр, бию, мәзәк, матур сүзләр. Әнә депутат җырлаган булып маташа. Күрәсең, сүзләрен дә үзе язган – мәгънәсе аңлашылмый, көен дә үзе мәтәштергән түгел микән әле? Һәй, егетләр, моннан нинди депутат чыксын! Җырны болай язмыйлар бит, шуны да аңламаган кеше депутат була аламыни?

Әнә бер чибәр кызны күрсәтәләр. Мисырда клип төшергәннәр… Пирамидалар арасында җилфердәп йөри. Ай-яй кыйммәтле күлмәге! Бер сала, бер кия. Берне генә түгел – унны алмаштыра. Ачылып-ачылып киткәндә, йөрәк лепердәп куя. Чегән кызлары кебегрәк күкрәк селкетсә – беттең…

Әнә эстрадабызның хәзерге популяр мәзәкчесе чыкты. Гел онытам шуның исемен… Аның Сабан туенда чыгыш ясаганын күргәнем бар иде. Яхшырак түләсәң, теләсә кая бара ул. Җырлый да җырлый, мәзәк сөйләштергәләп ала. Берзаман бетте моның репертуары. Пауза. Инде Сабан туеның соңгы минутлары җитте – батырга көрәшәләр. Бөтен халыкның игътибары шунда. Әлеге юмористыбыз килеп кысылды бит көрәшчеләргә киңәш бирергә. Берсенә әйтә: «Әгәр дә көндәшеңне ега алмасаң, эченә тип! – ди. Инде алай да барып чыкмаса, – битенә төкер!» – дип, халык алдында микрофонга сөйли. Беләсезме, халык көлмәде. Бетте Сабан туеның яме. Менә шунда, көрәшчеләр бил алышуларыннан туктап, икесе тиң моны мәйданнан чыгарып атсалар да әйбәт булачак иде.

Сабантуй гына түгел, сәхнәдә дә мондый җавапсызлыклар булгалап ала. Йә оятсыз мәзәк сөйләп, тамашачының кәефен төшерәләр, йә акыра-бакыра җырлап, йөрәккә кагалар, йә зәвыксыз киенеп, итагатьсезлек кылалар. Дөресен генә әйткәндә, җырлый белмәүчеләр дә байтак. Озакламый башка кеше тавышы белән язылган фонограммаларга да авыз ачып торучылар табылыр. Нишләргә соң? Кул кушырып, авыз йомып утырып булмый… Эч поша… Тукта әле, мәйтәм, Рәшит Сабировка шалтыратам. Күптән күргән дә юк үзен. Бу мәсьәләләр борчымый микән аны? Өйдә микән, гастрольдәме?  Ниләр уйлый, нәрсәләр эшли, кемнәргә тынгы бирми, әйткән сүзләренә ник каныгалар? Шулай, утка үзе барып керә торган кеше бит ул! Хаклык өчен!

– Әлү! – Телефонда таныш тавыш Рәшитнеке инде! – Ни хәлләрдә?

Колагы сизгер аның – таный.

– Әйбәт кенә, Алмаз туган. Күптәннән үзеңнең барлыгыңны белдергәнең юк.

– Шулай шул, син дә шалтыратмыйсың.

– Кил, әйдә, көтәм, – дип, тиз ара әйтеп тә куйды ул.

Озакка сузмыйча килеп тә җиттем.

– Син, Рәшит, үзеңне гади кеше итеп кенә йөрмә! Әйе, гади була алу да – һичшиксез, бөеклек! Син бит әле – артист та! Әгәр дә чын артист икәнсең, сиңа зур бурыч йөкләнгән: дөреслек, хакыйкать билгеләмәләре, әхлак, намус, вөҗдан нигезләре, тәрбия, өндәү шигарьләре сүзеңдә, җаныңда булырга тиеш. Синдә алар бар, хәтта ташып тора. Бу эш белән безнең байтак шәхесләребез шөгыльләнде, ул хөкүмәт дәрәҗәсенә хәтле куелган вазифа иде. Инде менә хәзер, әлеге йөкне сиңа гына тартып барырга калган. Син язучыларыбызның әсәрләрен киң катлау тамашачыларга җиткерәсең. Синең репертуарда – классикларыбызның хикәя, шигырь, монологлары. Син күтәреп чыгасың бит аларны,  шуның белән үзең дә күтәреләсең.

– Бу – минем гадәти эшем, Алмаз…

– Тик кенә тор тыңлап. Кайда безнең хәзер Айрат Арсланов кебек даһи артистыбыз? Сиңа хәтле ул алып барды бу юнәлешне. Кайда Фәйзи Йосыповлар, кайда Әзәл Яһудиннар? Хәлим Җәләловлар да күренми. Син берүзең калдың!.. Нәфис сүз өлкәсендә син хәзер берәү генә – шуны бел!

– Бәлки булырлар әле…

– Күренмиләр бит, Рәшит туган… Кү-рен-ми-ләр!..

Инде безнең сөйләшүебез балачак хатирәләренә күчте. Аның да, минем  дә ул еллар зарлы да, моңлы да узган икән.

Чоры шундый иде бит. Ул миңа караганда сигез яшькә яшьрәк булса да, тормышның ачысын күбрәк татыган булып чыкты. Әнисе турында сөйләгәндә моңсуланмыйча тыңлау мөмкин түгел – иң яраткан улы булган бит Рәшите аның.

– Ә бит син менә дигән драма артисты була алган булыр идең! Кара әле, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ындагы Чикерткә Гыйльменисасын ничек уйныйсың?! Бергә «Биш татар» төркемендә йөргәндә, йөзләгән мәртәбә күзәтеп тордым шул сорау алу күренешен, ләкин карап туя алмадым. Аны синең кебек берәү дә булдыра алмый һәм алмаячак. Тикшерүчене уйнаган Равил абый Шәрәфиев тә, авыл старостасы булган Хәлим Җәләлов та шул фикердә. Ә халык, ә халык нишли? Тәгәри бит көлеп, хәтта елый! Бу – зур бәя! Синең осталыкка, синең әлеге халәтне тудыруга!

– Менә шушы «Биш татар»да Чикерткә Гыйльменисасын күргәч, кайбер тамашачылар миңа «Чикерткә Гыйльменисасы» диләр. Мин бит – Рәшит Сабиров! Ә миңа син уйнарга кушкан исемне әйтеп, үртиләр. Шуңа күрә, синең үзеңә әйтмичә, бик озак үпкәләп йөрдем әле.

– Монда сез өчегез дә бөек.

– Хәзер үпкәләмим инде. Шушы роль халыкка танытуга зур этәргеч булды. Хәзер рәхмәт кенә әйтәм.

– Классика! Югары үрнәк! Андый алкышлар теләсә кемгә тәтеми ул, Рәшит туган! Тәтеми! Артист булып шуның өчен генә булса да яшәргә ярый! Сез, шушы өзекне уйнап, татар юморын бик югары дәрәҗәгә күтәрдегез.

– Алмаз, филармониядә Фәйзи Йосыпов дигән атаклы нәфис сүз остасы бар иде. Бауман урамының бер башында Фәйзи Йосыпов булса, икенче башында да шуның ук тавышы яңгырап торыр иде совет чорында. «Менә бу – татар иле, монда төп халык – татарлар» дигәнне аңлата Фәйзи аганың урамда гөрләп торган тавышы. Аңа беркем дә кисәтү ясамады. Татарстан Республикасындагы мәктәпләрдә татарча уку булырга тиешме-юкмы? Ул моннан да надан, моннан да мескен сорау куелырга тиеш түгеллеген аңлатыр иде. Татарстанның йөз еллыгы, татар җире, татар иле – безнең бит инде башка җиребез юк. Татар теле – дәүләт теле бездә! «Ул укытылырга тиешме-юкмы мәктәптә?» дигән сорау булырга да тиеш түгел! Җир йөзендә дә! Адәм көлкесе!

– Менә син, сөйләшә торгач, чын Рәшит Сабиров булып китә башладың, асылыңны ачасың, яшерә алмыйсың, кемлегең тышка бәреп чыга. Ургылып. Күп кенә язмаларда сиңа «трибун конферансье» дигән бәя бирәләр, ягъни син – мөнбәрдән үзеңнең туры сүзеңне әйтә торган шәхесләрнең берсе. Мондый сыйфат ул бөтен кешеләргә, бөтен артистларга да хас әйбер түгел.

– Аркадий Райкинның әйткән сүзләре бар: «Әгәр дә нәфис сүз остасының халыкка үзеннән әйтер сүзе юк икән, андый артистка сәхнәгә чыгарга кирәкми». Без, әлбәттә, язучыларның әсәрләрен укыйбыз, шигырьләрен сөйлибез, ләкин бит әле монда мин дә бар. Артист, шәхес буларак, халыкка нәрсә әйтергә чыктың соң син сәхнәгә, нәрсә әйтәсең килә? Бу шигырьләр, хикәяләр аркылы? Яки син эш урыны гына саклап, артист буласы килеп кенә сәхнәдә буталып йөрисеңме?.. Шуның өчен генәме?..

– Ягъни гражданлык позицияң кайда?

– Әле менә гомере буе телевидениедә эшләгән режиссер, хәзер инде ул зур язучы да – Әхтәм Зарипов бер мәкаләсендә болай дип язган: «Рәшит Сабиров әйтәсе сүзен як-ягына каранып әйтми, туп-туры әйтә дә бирә». Беләсеңме, мин бит беркемгә дә начарлык теләмим. Минем министр буласым юк, түрә буласым да килми, булырга чакырсалар да булмас идем, артист эшен ташлап.

– Гаделсезлекне күрә торып, эндәшми калу егетлек түгел инде. Бер коткылы сорау бирим әле.

– Кызык.

– Озак уйлап торма. Менә өч жанрда да «биш»кә эшләп буламы? Җырда, сөйләүдә, биюдә?

Ул хәйләле елмаю белән карап торды да:

– Синең кебек булса була! Син – язучы, шагыйрь, композитор, режиссер, сценарист, драматург, артист… җиттеме? Җидәү!

 – Биегәнне санама!..

Көлешеп алдык. Бераз хәл алгач:

– Үзеңдә дә байтак ул сәләтләр! Нәрсә әйттең әле бер мәртәбә?

– Хәтерләмим… Ә-ә, хезмәт хакы да алмыйча, министрның киңәшчесе вазифасын үтәр идем, дигәнмендер…

– Әйе.

– Бу очракта мәдәният министры күз алдында тотылды.

– Син, чынлап та, бүген киңәшче булсаң, нинди тәкъдимнәреңне әйтер идең?

– Иң беренче фонограммага җырлауны туктату… Мин анда булырга тиеш! Чөнки әдәбиятны да, сәнгатьне дә яхшы беләм, белемем туры килә. Бу өлкәдәге бар проблемалар белән дә танышмын.

– Ләкин, 65кә җитеп киләсең. Сине анда алмаска да сәбәп бар.

– Киңәшче булырга яшь комачауламый. Мин бит университет бетердем татар теле буенча. Артист кына түгел – татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Бу сүзләрне әйткәндә, нервыдан авызымда дым кибеп, телем аңкауга ябыша…

…Ул авылы тарихын сөйли башлады. Әйе, Бәчек борынгы, данлыклы авыл икән. Монда һәр чорның фаҗигале язмышы чагылыш тапкан. Татар кавеменең күргәне һәм күрәчәге дә шушы авыл нигезендә ята сыман. Рәшит боларны ачынып сөйли. Авыл өчен эшли алган гамәлләренә сөенә, әлегә ирешә алмаганнарына көенә, әмма киләчәккә якты өмет баглый. Чөнки авылы, районы җирлегендә халык мәнфәгатен үтәүгә әзер торучы җитәкчеләр эшли. Аны шушысы куандыра.

Ул, авылы турындагы докладын сөйләүдән туктап:

– Әйдә, «Бәчегем» җырын тагын бер кабатлыйк әле! – дип, кулын яңадан минем иң өстенә салды. – Һич бернәрсәдән курыкмыйча, бөтен Казанны яңгыратып!..

Ярый әле, авылым бар, –

Кайтып егылыр җирем.

Дөнья каккан-суккан чакта

Кая сыеныр идем?!

Алмаз Хәмзин

 

Без, әлбәттә, язучыларның әсәрләрен укыйбыз, шигырьләрен сөйлибез, ләкин бит әле монда мин дә бар. Артист, шәхес буларак, халыкка нәрсә әйтергә чыктың соң син сәхнәгә, нәрсә әйтәсең килә? Бу шигырьләр, хикәяләр аркылы? Яки син эш урыны гына саклап, артист буласы килеп кенә сәхнәдә буталып йөрисеңме?.. Шуның өчен генәме?..


Фикер өстәү