Төнлә Казан янында машина пошины бәрдереп киткән

Төнлә Казан янында машина пошины бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, бүген төнлә республиканың Яшел Үзән районындагы Яңа Тура бистәсе янында машина яшь пошины бәрдергән. Машина һәлакәт булган урыннан качып киткән.

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.

 


Фикер өстәү