«Рубин» — «Оренбург» матчы бүген, 5 июльдә булачак

«Рубин» — «Оренбург» премьер-лигасының 26нчы туры матчы бүген расписание буенча узачак. Бу хакта «Оренбург» футбол клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Оренбург» футбол клубы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор төбәк бүлегенең барлык күрсәтмәләрен катгый үтәү һәм команданың барлык әгъзаларының сәламәтлеге торышын даими контрольдә тоту нәтиҗәсендә, командага якындагы тур матчында катнашу мөмкин булды. Клуб футболчыларның һәм персоналның сәламәтлеге турында тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән барлык мәгълүматны Россия футбол премьер лигасы оператив штабына QR-кодлар алу өчен җибәргән инде, ә команда уенга чыгып китәргә әзерләнә», — диелә клубның рәсми сайтында.

Матч бүген, 5 июльдә, «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Уен 18: 30 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү