«ТАИФ»ның директорлар советы җитәкчесе билгеле булды

«ТАИФ» холдингының элеккеге генераль директоры Альберт Шиһабетдинов компаниянең директорлар советын җитәкләде. Бу хакта холдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәдә кабул ителде.

«ТР Президенты тәкъдиме буенча директорлар советы рәисе итеп „ТАИФ“ ААҖ генераль директорының үсеш буенча баш киңәшчесе Альберт Шиһабетдинов сайланды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, директорлар советы рәисе урынбасары итеп «ТАИФ» АҖ генераль директорының җитештерү-коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары — беренче урынбасар Рөстәм Сүлтиев билгеләнде. Киңәшмәдә шулай ук «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдиновның вәкаләтләре расланды.

Альберт Шиһабетдинов 20 ел дәвамында «ТАИФ» АҖ генераль директоры вазифасын башкарды. 2019 елның июнендә ул җитәкчелекне улы Руслан Шиһабетдиновка тапшырды.

 


Фикер өстәү